Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Каны түшәмгә хәтле чәчрәгән иде» - эшмәкәрне үтергән массаж ясаучы хатынны хөкем итәләр

Чаллы эшмәкәрен үтергән өчен масссаж ясаучы хатынга һәм аның танышына 15 ел төрмә яный. Ир-атны биш миллион сум акча өчен бейсбол битасы белән кыйнаганнар. Фаҗига вакытын фатирда куелган яшерен камера төшереп торган. «Татар-информ» корреспонденты суд залында булып кайтты.

news_top_970_100
«Каны түшәмгә хәтле чәчрәгән иде» - эшмәкәрне үтергән массаж ясаучы хатынны хөкем итәләр
Елена Сәлахова фотолары

«Ул вакытта күргәннәрне онытып булмый. Стеналардан алып түшәмгә кадәр кан чәчрәгән. Кычкырдым, башым әйләнде. Шок хәлендә идем», – дип хатирәләре белән уртаклашты өендә үтерелгән Чаллы эшмәкәренең улы Руслан.

Узган елның 9 май иртәсендә Татарстан урамындагы йортларның берсендә әтисенең мәетен нәкъ менә ул табып ала. Чаллы бизнесмены Абдулсалам Мааевны бейсбол битасы белән кыйнап үтергәннәр. Аның тәнендә экспертлар 120дән артык сугу эзе исәпләгән. Моның буенча ачылган җинаять эшен Татарстан Югары суды карый башлады. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә – Чаллыда яшәүче 37 яшьлек Эльвира Әхмәтова һәм аның 30 яшьлек танышы Александр Корнилов. Икесен дә вәхшиләрчә кеше үтерүдә гаеплиләр.

Акчаны шыпырт кына урларга җыенганнар, барып чыкмаган

Александр Корнилов беркайда да эшләми, өйләнмәгән, никахсыз туган баласы бар. Моңа кадәр дә хөкем ителгән булган, 2017 елда шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителгән. Әхмәтова аерылышкан, өч кечкенә баласы бар. Тикшерү изоляторына эләккәнче, хатын-кыз массаж ясаучы булып эшләгән.

Әхмәтова эшмәкәрнең өенә берничә тапкыр массаж ясарга килгән булган. Массаж сеанслары вакытында ул Мааевның автомобиль бизнесы белән шөгыльләнүен һәм шактый уңышлы эшмәкәр булуын аңлап ала. Тикшерүчеләр фикеренчә, Әхмәтова Мааевның өендә күп акча булуын фаразлый һәм аларны урлап чыгарга була.

«Әхмәтова Мааевның биш миллион сум акчасы булуын фаразлый. Гаепләнүче әлеге акчаларны урларга карар кыла һәм ярдәм сорап үзенең иптәше Корниловка мөрәҗәгать итә. Алар җинаять кылырга берләшә һәм акча урлау планын төзи», – дип укыды прокурор гаепләү барышында.

8 майда массаж ясаучы хатын бизнесменның өенә кабат килә. Ул аңа хәмер тәкъдим итә һәм сиздермичә генә бокалына йоклата торган дару сала. Ир-ат йоклап киткәч, Әхмәтова Корниловны фатирга кертә һәм бергәләп акча эзли башлыйлар. Шул вакытта фатир хуҗасы уянып китә. Корнилов бейсбол битасы табып ала һәм шуның белән берничә тапкыр эшмәкәрнең башына суга.

«Ир-ат аңын югалткач, хөкем ителүчеләр акча эзләүне дәвам итә. Әмма Мааев янә күзләрен ача һәм аның башына һәм муенына тагын берничә тапкыр сугалар. Акчаны яшерен рәвештә урлап булмасын аңлап, Әхмәтова Корниловка Мааевны үтерергә куша», - дип язылган җинаять эше материалларында.

Күпме эзләсәләр дә, фатирда яшеренгән миллионнар табылмый. Җинаятьчеләр журнал өстәлендә яткан 1700 сум акчаны гына кесәләренә салып, кеше үтергән урыннан чыгып кача.

Фатирда видеокүзәтү камералары булган

«Әтиемнең беркайчан да дошманнары юк иде. Ул һәрвакыт мәрхәмәтле, кешеләр белән конфликтка керми торган кеше булды. Аның белән мөнәсәбәтләребез бик әйбәт иде, без һәрвакыт аралашып тордык. 9 майда күрешергә тиеш идек, әмма аның урынына...» – дип сөйләде судта һәлак булган эшкуарның улы Руслан.

Әлеге хәлләргә кадәр Мааев өендә яшерен камера урнаштырган булган. Ул аның бүлмәсендә иде, дип искә ала Руслан. Күрәсең, ул чакта ук эшмәкәр массаж ясаучы хатыннан шикләнгән булган һәм аны урлау вакытында эләктерергә теләгәндер.

«Бүлмәсендә сейф бар иде. Камераны ул аның янында урнаштырган. Сейфта документларын һәм акчаларын саклады. Акчасы күп түгел, 200 мең. Алар сейф ачкычын эзләгәндер, әмма таба алмаганнар. Ул аны эшендә саклый иде», – дип сөйләде эшмәкәрнең улы.

Яшерен видеокамералардагы язмалар Әхмәтованың һәм Корниловның җинаятен дәлилли. Шуңа да карамастан, икесе дә үз гаепләрен өлешчә генә таныган, әмма алар судка бу хәлгә карата үз фикерләрен әлегә җиткермәде.

«Мин аны үтерергә теләмәдем. Һәм минем бернинди планым да юк иде», – диде Эльвира Әхмәтова.

Һәлак булган эшмәкәрнең улы алты миллион сумга дәгъва тапшырды. Бу акчаларны ул мораль зыян өчен компенсация сыйфатында алырга ниятли.

Елена Сәлахова

Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100