news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Канлы туй: кияү егетен мәҗлестә кадап үтергәннәр

Туйда тол калган кәләш шок халәтендә.

news_top
Канлы туй: кияү егетен мәҗлестә кадап үтергәннәр
https://pixabay.com/

Нижневартовск шәһәрендә туй вакытында 56 яшьлек кияүне кадап үтергәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Тикшерү белешмәсе буенча, 21 мартта сәгать икеләр тирәсендә «Летучий голландец» банкетлар залында талаш чыга. 50 яшьлек ир-ат 56 яшьлек кияүнең күкрәгенә берничә тапкыр пычак кадый.

Имгәнгән ир-ат бу кафеда туен уздырган. Алдагы көнне ул кәләше белән язылышкан булган. Туйда яраланган кияүне хастаханәгә алып киткәннәр. Кызганычка, аңа табиблар да ярдәм итә алмаган. Кияү вафат булган.

«Летучий голландец» кафесы вәкиле «КП» хәбәрчесе белән аралашкан. «Кияү кунакларның берсе белән талашты. Төгәл әйтә алмыйм, ләкин бу ир-атлар — туганнар, яки дуслар. Кияү кунакка сугып җибәрде. Кунак исерек иде. Ул кияүгә җавап итеп пычак белән кадады», — дигән бу кеше.

Нижневартовск тикшерүчеләре җинаять эше ачкан. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат кулга алынган. Тикшерү эшләре бара.

Туйда ук тол калган кәләш бик каты борчыла. «Бу хатын шок халәтендә. Аның хәле бик авыр», — дип сөйләгән шаһитлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар