Вьетнамда 58 яшьлек хатын баш миендә үскән паразитлар аркасында үлә язган. Суалчаннар аның яраткан ризыгыннан ияргән. Бу турыда Daily Mirror басмасына сылтама белән РЕН ТВ яза.
Ханояда яшәүче хатын соңгы арада башы авыртуга зарлана, аннары аңын югалтып егыла башлый. Табиблар аңа инсульт булган дип уйлый. Ләкин тикшеренү аның организмында паразитлар таба. Табиблар сүзләренчә, бу хатынны паралич сугарга, ул үләргә мөмкин була.
Барысы да хатын яраткан деликатесын – «Тиет кан» дигән ризыкны ашагач башлана. Бу ризык чи каннан һәм пешкән иттән ясала. Хатын моны өйдә үзе ясый, ләкин чималның яхшы булуында үзе дә шикләнә. Нәкъ менә шушы ризык аша аңа паразитлар ияргән, диелә хәбәрдә.