news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Канлы үләннең бакчачыларга нинди файдасы бар?

Канлы үләннән табигый инсектицид ясап, үсемлекләрнең иммунитетын күтәрәләр.

news_top
Канлы үләннең бакчачыларга нинди файдасы бар?
https://pixabay.com

Канлы үлән (чистотел) - бакчачыларга файдалы үсемлек. Ул чүп үләннәреннән, корткычлардан саклый, туфракны яхшырта. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Канлы үлән бик тиз тамыр җәя, үсә, башка чүп үләннәрен басып ала, аларга үсәргә ирек бирми. Аны сидерат итеп утыртып та була.

Канлы үлән туфракны көпшәкләндерә, һава һәм дым йөрерлек итә. 

Чабылган канлы үләнне нәркисләр, лалә, гладиоулус, суган һәм сарымсак арасына мульча итеп салырга да була. 

Вакланган канлы үләннән табигый инсектицид ясап, үсемлекләрнең иммунитетын күтәрәләр. Моның өчен 10 литр суга 1 кило канлы үлән салып, ике көн төнәтәләр. Аннары төнәтмәне сөзеп, бакчадагы үсемлекләргә яки туфракка гына сибәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар