news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Каникулда оныкларын караучы әби зары: «Юк, юк әле, кызым! Сезгә генә каникулмыни?»

news_top
Каникулда оныкларын караучы әби зары: «Юк, юк әле, кызым! Сезгә генә каникулмыни?»
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Блогер Эльвина Сибагатова «Җәмилә» образында актуаль темага видео төшергән. Мәктәп укучыларының каникуллары башланды, һәм, гадәт буенча, балаларны әби-бабайлары янына кайтарып куялар.

«Юк, юк әле, кызым! Сезгә генә каникулмыни? Менә әтиең белән әле бакча эшләрен генә бетердек, безгә дә каникул кирәк. Сез кайтарып куясыз да. Алар тик торамыни? Күз дә алмыйча карарга кирәк.

Әле бераз эшләргә булышсалар иде. Ул кызны коймак булса да пешерергә өйрәт. Аның шикелле вакытта мин сезне кыстыбый, манты пешерергә өйрәткән идем, инде токмач кисә идегез. Ә болар телефоннан күзләрен алмый.

Әле каникул башланмаган, кайтарырга торасызмы? Ансат! Менә минем каникул итәсем килми...» – дип сөйли әби исеменнән блогер.

Әлеге видео әти-әниләрнең һәм әбиләрнең күңелен күтәргән. Алар нәкъ шулай уйлауларын смайликлар җибәреп хуплаган.

«Бу сүзләрне минем кайнана җибәрдеме?» – дип, оныкларының әбисен «таныган» берәү.

«Без үзебез карап үстердек, беркем булышмады, дияргә онытты», – дип яза икенче әни.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар