Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Канга баткан ат үзенә һөҗүм иткән этне сытып үтергән

news_top_970_100
Канга баткан ат үзенә һөҗүм иткән этне сытып үтергән
https://www.pexels.com/

Самарада агрессив эт атка ташланган. Эт атны тешләп бетергән. Канга баткан аткан эт өстенә егылган һәм аны сытып үтергән. Агрессив эт хуҗасы исә качып киткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Узган җомгада Самарада шәхси йортлар урамы артында биредәге кешеләрнең аты утлап йөри. Хайванның аякларын бәйләп – тышаулап җибәргәннәр, ул үз иркендә йөри алмый. Шул чакта биредән сугышчы токымлы эт белән хатын узып бара. Утлап йөрүче атны күргәч, эт һөҗүмгә ташлана.

«Ат йөри алмый, ул агрессорга тиешенчә каршы тора алмый. Ат эт алдында бөтенләй дә ярдәмчесез калды», – ди Дарья исемле кыз.

Агрессив эт исә моны үз файдасына кабул итә. Ул атның аякларын, ян-якларын, башын тешләп талап бетерә. Ат хуҗалары этне куып җибәрергә маташа.

«Ат хуҗалары этне дилбегә белән кыйнады, ләкин файдасы булмады. Эт үлгәнче сугышырга әзер кебек иде. Эт хуҗасына кычкырдылар, хайванын алып китәргә куштылар. Тик ул хатын берни эшләмәде. Басып карап торды», – ди шаһитлар.

Эт һөҗүменнән изаланып беткән, канга баткан ат чыдый алмый һәм ава. Ат эт өстенә килеп төшә һәм этне сытып үтерә.

Хуҗа хатын исә эте янына килә, муенчагын салдырып ала һәм китеп бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100