Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Канга баткан укучы һәм укытучы». Ярсыган хатын башлангыч сыйныф баласын мәктәптә үтергән

news_top_970_100

Көньяк Кореяда укытучы хатын укучы кызны чәнчеп үтергән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

10 февральдә башлангыч сыйныф укытучысы 7 яшьлек балага пычак кадый.

Фаҗига Тэджон шәһәрендә була. Хатын балага берничә тапкыр пычак кадый, бала урында ук үлә.

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, канга баткан укытучы белән укучыны икенче катта табалар. Укытучыга операция ясыйлар. Кич белән ул җинаятен танып күрсәтмә бирә.

Укытучы сүзләренчә, балаларның кайсын корбан итү аңа барыбер була.

Соңрак ачыкланганча, бу хатын депрессиядән дәвалану курсы уза, 6 айга больничный ала. Тик 20 көн узгач мәктәпкә килә.

Узган атнада ул агрессив хәлдә башка укытучыга һөҗүм иткән: аны муеныннан тотып, кулын борган. Башка укытучылар аларны аерган булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100