news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Канга баткан шәп-шәрә хатынны подъездга чыгарып ыргытканнар

Ир-ат урамда танышкан хатынны өенә чакырган һәм кыйнап үтергән.

news_top
Канга баткан шәп-шәрә хатынны подъездга чыгарып ыргытканнар

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 9 октябрь иртәсендә бер йорт подъездында шәрә хатын мәете табылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Хатын-кыз тулысынча ялангач, канга баткан була. Урынга тиз арада полиция хезмәткәрләре, "ашыгыч ярдәм" килә. Табиблар хатынның үлемен раслый.

Башкортстан буенча Тикшерү комитетында хәбәр иткәнчә, бу хатынны үтерүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган.

«Хатын-кыз көч кулланып үтерелгән. Стәрлетамак буенча тикшерү бүлеге җинаять эше ачты. Шикләнелүче тоткарланды», - дигәннәр ведомствода.

Бу хатын-кызның шәхесе ачыкланган. Ул биредә яшәүче булып чыккан.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 38 яшьлек ир-ат фатирында җәнҗал чыга. Исерек хәлдәге йорт хуҗасы 33 яшьлек кунак хатынның башына берничә тапкыр суга. Хатын урында ук үлә. Үтерүче исә хатын мәетен подъездга чыгарып куя. Өйдә кан эзләрен чистарта. Хатынның әйберләрен чүплеккә чыгарып ташлый.

Үтерүдә шикләнелүче ир-ат яшь хатын белән үтерүгә каршы кичтә таныша. Аны өенә чакыра һәм шуннан соң фаҗига килеп чыга, дип фаразлыйлар.

Башта гаебен кире каккан булса да, соңыннан  бу ир-ат кеше үтерүен раслаган. 38 яшьлек бу кешенең моңа кадәр наркотиклар саклаган һәм кулланган өчен хөкем иткән булганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар