«Кәнфитләренә түгел, әтиле булуларына кызыктым»
Тормыш көннән-көн яхшы якка үзгәрә. Сугыш чоры ятимнәре күргән чиксез авыр яшәеш еракта калды. Тик күңел төпкелендәге хатирәләре онытылмый шул...
Арча районы Яңасала авылында гомер итүче Гөлбәхәр Абдуллинаның шул чордагы газаплар турында сөйләгәндә, күзләреннән яшьләр килә. Әтисе: «Кайгырма, елама, без озак тормабыз, җиңү белән кайтырбыз», дип китсә дә, аңа якын кешесен яңадан күрү насыйп булмый: ул яу кырында ятып кала.
- Сугыш елларындагы авырлыкларны сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Сугыш башланганда миңа 11 яшь иде. Әнигә сигез бала калдык. Сугышның беренче көннәрендә үк әтине фронтка озаттык. Сирәк кенә булса да, әтидән хатлар алып тордык. Ул хатларны кадерләп җыеп, кичләрен кат-кат укый идек. «Сугыш бик каты бара, исән-сау кайтып булырмы?», – дип кенә кыска хәбәр җибәрде ул. Сугыш кырыннан юллаган хатларда вакыйгаларның бик тә киеренке булуы хакында язды.
Әтинең бу хаты беренчесе һәм соңгысы була. Озакламый «хәбәрсез югалган» дигән сары кәгазь килеп төште. Тик күңелдә мәңге сүнмәс өмет яшәде, авыл башында әтинең кайтуын көтеп утыра идек. Берәрсе күренсә, безнең әти түгелме икән, дип, олы юлдан күзебезне алмыйбыз. Әтине күрү теләге барыннан да көчле, барыннан да өстен иде. Сугыштан күрше кызларның әтиләре исән-сау кайтты, түшләре тулы орден-медаль иде. Әтиләре аларга сары тышлы кәнфит тә алып кайткан. Шул чактагы читенлекләрне белсәгез! Тамагыма төер утырды, кычкырып-кычкырып елыйсым килде. Аларның кәнфитләренә түгел, әтиле булуларына кызыктым. Башымны аска иеп, өйгә йөгердем. Әтисез үсү гомер буе бәгырьгә тиде.
Рәхәт яшәмәдек. Авыр чаклар күп булды. Ятимлек кенә түгел, хәерчелек тә үзәккә үтте. «Сигез бала бит сез... Кайлардан, нәрсәләр алып ашатыйм», - дип ачыргаланып елый иде әни. Чарасызлыктан, ул мине сеңлем белән хәер сорашырга чыгарып җибәрә торган иде. Ул вакытта бар кеше дә бертигез, тик безне җәлләп 1-2 бәрәңге, берәр уч он салучылар табылды, - ди Гөлбәхәр апа.
«Алабута орлыгыннан пешкән ипи тәме авызда әле дә саклана»
- Көннәребез яз җитүен көтеп үтә иде, кыш айлары бик озак барган кебек тоелды. Яз көне җир ачыла, кар эри бит. Басудан сөенә-сөенә черек бәрәңге ташый торган идек, аны тапсаң зур бәхет инде. Аннан соң калган башак башлары эзли торган идек, әни аларны ашка салып пешерде. Җәй җиткәч ачлыктан кычыткан, балтырган коткарып калды. Алабута орлыгыннан пешкән ипи шулкадәр ачы була иде, тәме авызда әле дә саклана кебек. Барлык хатирәләр искә төшә дә: «Әй, Аллам нинди көндә яшәгәнбез. Ничек түзгәнбез, каян сабырлыклар алганбыз?» - дим.
- Мәктәптә 6 нче сыйныфка кадәр генә укый алдым. Өскә кияргә кием, дәфтәр, каләмгә акча булмады. Ул вакытта заемга, налогка дип ахыргы сыерыбызны да алып чыгып киттеләр. Югыйсә, карап торган бөтен байлыгыбыз шул иде. Ачтан үлмәс өчен мин колхозга төрле эшләргә йөри башладым. Яшелчә бакчасында чүп утау, сарык көтүе көтү, су ташу, өлкәннәр белән ашлыкка барулар – берсе дә калмады, - ди ул.
«Бет басты, түзәр чама калмагач качып киттек»
- Бераз үсә төшкәч, Лаеш урманына утын кисәргә җибәрделәр. Машиналарга төяп урманга китереп аттылар, анда бер урыс хатынында тордык. Әни чүпрәккә төреп, ашарга җиде күмәч һәм бәрәңге пешереп тыга иде. Шушы ризыкларны бер айга җиткерергә кирәк булды. Көнгә ярты бәрәңге, бер телем ипине исәпләп, бүлеп куя идем. Тамак туйганчы ашыйсы килә, әллә ничә тапкыр теге төенчекне ачып карыйм. Бәрәңгене бер алам, бер куям. «Тукта, Гөлбәхәр. Күп ашасаң, башка көннәрне ач калачаксың», - дип үземне туктатам. Шул ук вакытта авылда, бер валчык ризык капмаган якыннарым искә төшә.
Кигән бишмәтләребез, чабатларыбыз тузып бетте. Ашарга беткәч, бер-ике көнгә өйгә кайтарып җибәрәләр. Киемнәргә ямаулар ямап, яңа чабаталар ясатып һәм ашарга тутырып тагын урман кисәргә киләбез. Лаеш урманында эш беткәннән соң тайгага җибәрделәр. Анда без урманда, тактадан корылган иске бинада тордык. Шунда бөтен җирне бет басты, түзәр чама калмагач дүрт хатын-кыз качып китәргә булдык.
Юлга төнлә чыгып киттек. Безне эзләргә чыгуларын ишеттек. Шуның өчен көндез качып яттык, юлыбызны төнлә генә дәвам итә идек. Шулай да мең газаплар күреп, авылга кайтып җиттек. Ничә көн кайтканбыздыр, хәтерләмим. Качып кайтканнан соң безне кире алып китмәделәр, бары тик алты ай мәҗбүри хөкем бирделәр, - ди ул.
Язмыш дигәнең адәм баласын кайларда гына йөртми, нинди генә сынауларга дучар итми... Гөлбәхәр апаны да шактый күп сыный ул. Озакка сузылган авыр сугыш елларында эшләмәгән эше калмый. Сугыштан соңгы елларның да бик авыр булуын искә ала танышым. Ләкин бер эштән дә курыкмаучы сугыш чоры баласы авырлыклар алдында сыгылып төшми. Бүгенге көндә авылның хөрмәтле кешесе булып гомер кичерә.