Кандыркүлгә чаңгы шуарга барганда әнисе, ике улы, кыз туганы һәлак булган
Машина белән идарә итүче 18 яшьлек егет исән калган.
Башкортстанның Туймазы районында 16 гыйнварда коточкыч авария була. Биредә берьюлы дүрт кеше - 34 яшьлек хатын-кыз, 8 яшьлек малай, 18 яшьлек егет һәм кыз үлә. Мәрхүмнәр гаилә белән бергәләп «Кандыркүл» тау чаңгысы курортына ял итәргә барырга чыккан булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
М-5 трассасында «Лада Приора» һәм «Дав» йөк машинасы бәрелешә. Җиңел машинада баручы хатын-кыз, аның ике улы, туганының кызы урында ук һәлак була.
Салондагы биш кешедән берсе генә — машина белән идарә итүче 18 яшьлек егет исән кала. Аны хастаханәгә китергәннәр. Егетнең башы бәрелгән, кабыргасы сынган.
«Саксызлык аркасында ике яки күбрәк кеше үлеменә китерерлек итеп юл йөрү кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Аны тикшерү төбәк прокуратурасы контрольгә алган.