Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кандалалар яңгыры яуган

Кандалалар вак һәм уртача зурлыкта була. Озынлыгы 1,5 тән 15 мм га кадәр җитә.

news_top_970_100
Кандалалар яңгыры яуган
28 августта Якутиянең Амгинский районында кандалалардан яңгыр яуган. Бу турыда республиканың Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Билгесез бөҗәкләрне күреп алган кешеләр җирле табигатьне саклау инспекциясенә мөрәҗәгать иткән. Бу турыда җирле матбугат чаралары да язган. Якутия сайтларында кандала яңгырының видеосы да чыкты.


Белгечләр аларның кандаланың бер төре булуын әйткән.



Галимнәр кандалалар күпләп төнге утлар янына җыелуын, аннары яңгыр булып җиргә яуганын искә төшергән. Бу очрак 1994 елда да кабатланган булган.



  “Хәзер аларның миграция чоры. Кешеләр өчен куркыныч түгел”, - дип аңлаткан белгечләр.
  • Кандаланың бу төре "клопы-гребляки" (лат. Corixidae) дип атала. Ярымкатыканатлылар отрядына кергән бөҗәкләр гаиләсе. Бу гаиләдә 550 гә якын төр бар. Кандалалар вак һәм уртача зурлыкта була. Озынлыгы 1,5 тән 15 мм га кадәр җитә. Кандалалар үсемлек белән тукланучы да, ерткыч та булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100