news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кандагы яман шешне тиз ачыклау ысулы табылды

news_top

Күпсанлы миеломаны – канда онкологик авыруны ачыклау өчен яңа методны Самара университеты белгечләре Халыкара тикшеренү коллективы белән эшләгән. Бу авыруны диагностикалауның клиник практикадагы ысулларыннан аермалы буларак, тәкъдим ителгән метод тизрәк һәм азрак чыгымлы санала. Нәтиҗәләр «Light: Advanced Manufacturing»да тәкъдим ителгән. Бу хакта РИА «Новости» яза.

Күпсанлы миелома – кан плазмасы күзәнәкләренең шеш авыруы – ел саен 100 000 пациентның 7сендә диагностикалана. Бу мәгълүмат Америка онкологлар оешмасыннан алынган. Хәзерге вакытта миеломаны диагностикалау кыйммәтле ысуллар кулланып башкарыла. Алар өчен пробалар инвазив юл белән алына, дип сөйләгән Самара университеты белгечләре.

Самара университеты белгечләре Төньяк-Көнбатыш Университеты (Сиань, Кытай) хезмәттәшләре белән күпсанлы миеломаны ачыклауның үтемлерәк һәм тизрәк методын булдырганнар. Аның нигезендә – лазер нурланышы һәм ясалма интеллектны гигант комбинацион тарату технологиясе ярашуы, дип сөйләде эшләнмә авторларының берсе, Самара университетының Лазер һәм биотехник системалар кафедрасы доценты Людмила Братченко.

«Күпсанлы миелома – сөяк миендәге аномаль плазма күзәнәкләреннән барлыкка килә торган яман шеш, һәм аның иртә диагностикасы уңышлы дәвалау өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Яңа методика диагностиканы гадиләштерергә һәм тизләтергә тиеш. Методика һәркем ала алырлык җиһаз нигезендә эшли, катлаулы әзерлек процедуралары кирәкми, бу – аны массакүләм куллану өчен перспективалы итә», – дип ассызыклады белгеч.

Диагностик тест үткәрү өчен лазер һәм көмеш нанокүзәнәкләре кирәк, аңа кан сывороткасы тамчысы салына, дип аңлатты Братченко.

«Сезнең махсус «супер-микроскоп»ыгыз булуын күз алдына китерегез. Ул канның «химик эзен» күрергә мөмкинлек бирә. Көмеш нанокүзәнәкләр бу «химик эзне» күп тапкырлар көчәйтә, бу исә күпсанлы миелома өчен хас булган кан составындагы үзгәрешләрне хәтта аз микъдарда да ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу сигналларны ясалма интеллект ярдәмендә анализлау кешедә куркыныч авыру бармы-юкмы икәнен күрсәтә», – дип өстәде ул.

Тикшеренү күрсәткәнчә, әлеге методика, 96 проценттан артык төгәллек белән, күпсанлы миеломаны ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу – авырудан үлемне киметәчәк.

Галимнәр, әлеге ысулның тотрыклылыгын һәм универсальлеген арттыру өчен, тикшеренүне киңәйтергә планлаштыралар. Шулай ук анализ процессын автоматлаштыру, клиникада тиз диагностика өчен компакт җайланмалар булдыру бурычы тора, дип нәтиҗә ясадылар тикшеренүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар