news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Канда яман шеш булуын аңлата торган өч яшерен билге

Шуларның берсен генә үзегездә сизсәгез дә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

news_top
Канда яман шеш булуын аңлата торган өч яшерен билге
pixabay.com

Табиблар сүзләренчә, канда яман шеш булуын кеше үзе абайламый калырга да мөмкин. Аның билгеләрен башка авырулар белән бутап, кеше канында онкология булуын аңламавы ихтимал. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Төнлә тирләү канда яман шеш булуын аңлатырга мөмкин. Лимфома вакытында бу симптом еш күзәтелә.

Тән кычытса, гадәттә, аны кешеләр җитди кабул итми, тире коры дип саный. Тик кайсыбер вакытта моның яман шеш билгесе булуы бар.

Онкологиянең тагын бер яшерен билгесе — аз гына ризык ашагач та туклык хисе барлыкка килә, сул якта кабырга астында дискомфорт — эч күперү, шешенү була, кайчакта авыртулар да барлыкка килә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар