news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Канда холестерин дәрәҗәсе: ничә яшьтән һәм ничә тапкыр тикшеренергә кирәк?

news_top
Канда холестерин дәрәҗәсе: ничә яшьтән һәм ничә тапкыр тикшеренергә кирәк?
Фото: © «Татар-информ»

Канда холестерин дәрәҗәсен даими тикшереп тору мөһим – бу йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын бәяләргә ярдәм итә. Россиядә липид алмашы бозылуын ачыклау (скрининг) буенча клиник тәкъдимнәр гамәлдә: 18-39 яшьтә – 3–5 елга бер тапкыр; 40 яшьтән соң – елга бер тапкыр тикшеренергә кирәк.

Владимирский исемендәге Мәскәү өлкәсе фәнни-тикшеренү клиник институтының эндокринология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Илья Барсуков «Радио 1»гә холестеринга анализны ничек дөрес тапшырырга кирәклеген аңлаткан.

«Анализ иртән ач карынга тапшырыла, анализ алдыннан майлы ризыклардан һәм алкогольдән тыелып тору мөһим. Берничә көн буе махсус ач торырга кирәкми. Липидлар дәрәҗәсе югары булып, куркыныч факторлары күп икән, диета ярдәм итми, 99 процент очракта ул гына җитми», — дип билгеләп үтә табиб.

Эксперт сүзләренчә, сүз нәселдән килә торган бирешүчәнлек турында бара икән (артык авырлык булмыйча да холестерин югары булганда), терапия гомер буена сузылырга мөмкин. Югары холестерин вакытында ачыкланса, аның нәтиҗәләрен йомшартырга мөмкин, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар