Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Канда холестерин күләме күп булуын ничек белергә?

Холестерин күләме югары булганда йөрәк-кан тамырлары авырулары, кан тамырларының тыгылу куркынычы арта.

news_top_970_100
Канда холестерин күләме күп булуын ничек белергә?
pixabay.com/ru

Аяк тырнаклары акрын үсү кандагы холестерин күләме бик нык артуны аңлата. Бу хакта Mayo Clinic клиникасына сылтама белән РИА Новости яза.

Холестерин кушылмалары кан тамырларын тарайта һәм кан әйләнешен чикли, шуңа күрә ниндидер актив эштән соң авыру кешенең балтыр мускулларын көзән җыерырга мөмкин.

Артерияләр белән проблемалар булганда аяклар оерга да мөмкин. Авыру кешеләрнең балтырлары, табаннары еш өши, шулай ук чәчләре коела.

Холестерин күләме югары булганда йөрәк-кан тамырлары авырулары, кан тамырларының тыгылу куркынычы арта. Бу инсульт һәм йөрәк өянәге китереп чыгарырга мөмкин.

Мондый өзлегүләр булмасын өчен актив тормыш рәвеше алып барырга, составында туендырылмаган майлар булган ризыкларны күбрәк ашарга киңәш итә табиблар. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100