Чувашия Республикасының Канаш шәһәрендә татар гаиләсе традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә багышланган «Татар гаиләсе» бәйрәме булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршындагы «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Чувашия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов, Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Әгъзам хаҗи Шакиров катнашты.
Канаш мәчетен әлеге чарада Наил хәзрәт Гаяутдинов һәм Альберт хәзрәт Абдулин тәкъдим иттеләр.
Бәйрәм Фәнил һәм Гөлфизә Насыйровлар йортында татар халкының традицияләре һәм мәдәни мирасы белән сугарылган җылы атмосферада узды. Ул гаилә кыйммәтләрен саклауның һәм милләтара дуслыкны ныгытуның никадәр мөһим булуының ачык мисалы булды.
Оештыручылар Насыйровларга ихлас рәхмәт белдерде. Аларның йорты чара үткәрүнең төп мәйданына әверелеп, барлык катнашучыларны да сыйдырды. Бу гаилә мисалында татар гаиләсенең көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм йолалары, шулай ук үз халкының мәдәниятен һәм тарихын саклаучы үрнәк татар гаиләсе күрсәтелде, диелә хәбәрдә.