Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Канализация чокырына төшеп үлгән бала өчен башкарма комитет җитәкчесе җавап бирәчәк

news_top_970_100
Канализация чокырына төшеп үлгән бала өчен башкарма комитет җитәкчесе җавап бирәчәк

Тәтештә 22 февральдә куркыныч фаҗига булды. 10 яшьлек малай, мәктәптән кайтканда, ташландык урыннан уза һәм шундагы ачык канализация чокырына төшеп китеп һәлак була.

Бу фаҗига өчен район башкарма комитетының җитәкчесе – хәзер инде элекке җитәкчесе, 51 яшьлек ир җавап бирәчәк. Ул бала үлеменә китергән битарафлыкта (Җинаять кодексының 293нче маддәсе) гаепләнә.

Тикшерү фаразы буенча, түрә 2015 елдан бирле, торак йортлардан 20 метр гына ераклыкта гына элекке чистарту корылмалары булганын, анда люклар ачык икәнен белгән. «Шуңа да карамастан, ул хуҗасыз милекне хисапка алу буенча чаралар күрмәгән, коеларны имин хәлдә тотмаган һәм читтән кеше кермәсен өчен чаралар күрмәгән», – диелә тикшерү комитеты хәбәрендә.

Җинаять эше судка җибәрелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100