Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Каналга төшкән «Мерседес»ка бозлы су тиз тулды». Әнисе белән кызын коткара алмаганнар

news_top_970_100
«Каналга төшкән «Мерседес»ка бозлы су тиз тулды». Әнисе белән кызын коткара алмаганнар
Фото: https://vk.com/mchs_st.peterburg

Петербургта авариядән соң каналга төшеп киткән машинада хатын-кыз белән аның баласы үлгән. Күптән түгел генә кызының 14 яшьлеген бәйрәм иткән булганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Әни белән кызның гомере 18 гыйнварда өзелә. 37 яшьлек хатынның «Мерседес» машинасына «Шкода» машинасы бәрелә. Авариядән соң «Мерседес» борылып баса, аннары кисәк кенә канал яр буена таба китә, койманы бәреп, суга төшә. Машина салонына тиз арада бозлы су тула.

Әнисе дә, кызы да иминлек каешын эләктергән, шуңа күрә тиз арада аңлашмый да калалар. Кызганычка, аларны ярдәмгә килгән шаһитлар да, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә, табиблар да коткара алмый.

Әле күптән түгел генә кызның 14 яшьлеген бәйрәм иткәннәр, тиздән ул паспорт алырга тиеш булган.

Мәрхүмә хатын психология һәм педагогика факультетын тәмамлаган. Төркемдәшләре аның дипломы иң яхшысы дип табылганын искә төшерә. Аны мәрхәмәтле кеше иде, диләр. Хатын Петербургта яшәүче эшмәкәргә кияүгә чыга, 2 балалары – улы һәм кызы бар.

Социаль челтәр кулланучылар «Мерседес» каналда батуга аптырый. Стресс фонында хатын тормоз белән газ педален бутагандыр, диләр.

Әлеге эш буенча «Шкода» йөртүчесе гаепләнүче булып билгеләнгән. Тикшерү версиясе буенча, ул төп юлдан баручы «Мерседес»ка юл бирмәгән. «Шкода» йөртүче ир-ат чатта светофор эшләмәү, регулировщик булмау сәбәпле, аңламый кала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100