Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Канадада яшәүче Кукмара татары: "Квебекта балалар милли үзенчәлекләрне хөрмәт итәргә өйрәтелгән"

Тумышы белән Кукмара егете, хәзерге вакытта Канадада яшәүче Марат Сәләхетдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында ни өчен чит илгә күченүләре Канадада татарларга мөнәсәбәт турында сөйләде. Канадада яшәүче татарларның милли-иҗтимагый тормышы белән таныштырды, татар теленең киләчәге турында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Канадада яшәүче Кукмара татары: "Квебекта балалар милли үзенчәлекләрне хөрмәт итәргә өйрәтелгән"

Интервьюдагы төп фикерләр:

Чит илдәге яшәү шартлары ошады да, күченеп китәргә булдык.

Канада укымышлы кешеләрне үзенә җәлеп итәргә тырыша.

Канадада татарларның берничә буыны бар, оныклары да татарча белә.

Канадада балалар күп тел белә.

Миңа калса, алга таба татар телен тагын да катлаулырак киләчәк көтә.

Казаннан Словакиягә, Словакиядән Канадага күченү тарихы

- Марат, Канадага ничек барып эләктегез?

- Канадага барып эләгү бик озак булды. Башта без Словакиягә күчтек. Анда ничек килеп эләктек? Мин 2007 елдан Казанда ICL фирмасында эшли идем, без чит ил фирмаларына IТ хезмәтләр күрсәттек. Мин система администрацияләү эше белән шөгыльләнә идем. Европа илләренә командировкага барырга туры килде, андагы яшәү шартлары бик ошады. Гаилә белән киңәшләшкәннән соң, резюмены Европаның төрле ширкәтләренә җибәрә башладым. Европаның ике иленнән эш тәкъдим иттеләр. Берсе - Словакиядән, Брастислава шәһәрендә урнашкан АКШ фирмасы. Икенчесе - Чехиядә Брно шәһәрендә урнашкан АКШ фирмасы. Без Брастислава шәһәрен сайлап алдык та, шунда күченеп киттек. 2011 елдан башлап шунда яшәдек. 

Яши торгач, безгә чит ил ошады. Аннары Канадага күченеп карарга дигән ният туды. Анда эмигрантлар өчен төрле программаларны тикшерә башладык. Бер федераль программа буенча күченеп карарга булдык. Беренче тапкыр документларны эмиграцион программага 2013 елда җибәреп карадым. Әмма ул елны минем профессиягә - IT-инженер профессиясенә булган квотага эләгә алмадым. 2014 елда, программа ачылуга ук, документларны җибәреп, эмиграцион процессны ярты ел эчендә җайлы гына узып, визалар алдык. Читтән торып кына Канаданың төрле ширкәтләренә резюмены җибәрә башладым. Әмма алар бик консерватив булып чыкты. Читтән торып кына кешеләр белән аралашырга яратмыйлар, ә күзгә-күз күрешеп аралашырга әзерләр. “Әйдә, син монда кил. Килгәч күрешербез дә, бәлки, эшкә дә алырбыз”, - дип әйттеләр. Шуннан без гаилә белән киңәшләштек тә, Словакиядә ипотекага алынган фатирыбызны сатып, шуның акчасына Канадага күчеп, шунда яши башларга уйладык. Яши башлагач, әкренләп эш табарбыз әле, дидек. Әмма чыгып китәбез дигәндә генә, миңа Монреальдәге бер ширкәттән эш тәкъдим иттеләр. Һәм без, планнарыбызны бераз үзгәртеп, Монреальгә күчәргә булдык. 2015 елның августыннан бирле без Монреаль шәһәрендә яшибез.

Мәгълүмат өчен: Монреаль – Канададаның иң зур провинциясе Квебектагы иң эре шәһәр. Провинция Канада дәүләте составында булса да, үзбилгеләнү хокукына ия. Канадада дәүләт телләре булып инглиз, француз телләре исәпләнә, ә Квебек провинциясенең дәүләт теле бары тик француз теле генә. Шушы үзенчәлек Татарстанда үз вакытында зур кызыксыну уятты, Квебектагы телне саклап калу тәҗрибәсен республикада өйрәнделәр. 2000 нче елда Татарстан белән Квебек парламентара хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

- Сез Казаннан чыгып киткәндә гаиләгездә ничә кеше иде?

- Казаннан чыгып киткәндә безнең гаиләбездә дүрт кеше иде: ике улыбыз һәм хатыным белән мин.


 - Шулай да, кечкенә балалар белән чыгып китәргә ничек җөрьәт иттегез? Чит ил күп кешене куркыта. Гаилә белән йөреп булмый, ялгыз булсам, чыгып китәр идем дип тә әйтәләр.

 - Мин киресенчә уйлыйм. Ялгыз булганда, минемчә, авыррак, чөнки ул илдә синең дусларың да юк, синең яраткан кешең дә юк. Ничектер, төпләнеп яшәп китәргә авыррактыр кебек тоелды. Словакиягә күчкәндә, мин башта үзем генә күчкән идем. Арендага фатир алганнан соң гына, берничә айдан гаиләм күчте. Шул берничә ай эчендә миңа бик күңелсез булды анда, аларны бик сагындым. Шунлыктан, Канадага күчкәндә, без барыбыз бергә күчәргә уйладык. Гаилә үзенә күрә бер кечкенә социум бит инде. Барыбыз бергә күчкәч, бар авырлыкларны бергә-бергә уздык. Күңелгә дә рәхәтрәк иде.  

- Ә ни өчен чит илгә китәргә булдыгыз? Безнең илнең мөмкинлекләре канәгатьләндермәде әллә? 

 - Чит илдә, әйткәнемчә, яшәү шартлары кызыктырды. Ул елларда чит илдәге инфраструктура, транспорт, мәктәпләр күпкә уйңайлырак кебек тоелды миңа. Хәзер менә, Казанга кайткач, шактый гына уңай якка үзгәрешләр күренә. Шулай да тегендә ничектер җайлырак кебек. Аны аңлату авыр. Анда яшәп карарга, татып карарга кирәк, шуннан соң гына аңлап буладыр кебек тоела миңа.


- Сезнең Канададагы тормышыгыз кызыксындыра. Гаиләгез кайда яши, балаларыгыз кайда йөри, кайда шөгыльләнә, кайда укый, хатыныгыз нишли?    

- Без Квебек провинциясендә яшибез. Балалар шул мәктәптә французча укый. Квебек - ул француз теле дәүләт теле саналган провинция. Андагы һәр эмигрант француз телендә укырга тиеш. Балалар хәзер француз телен, инглиз телен беләләр. Словакиядә яшәгәндә, алар словак мәктәбендә укыдылар, шуңа словак телен дә яхшы өйрәнгәннәр иде, әмма анысы инде хәзер онытылып бара. Моннан тыш, балаларыбыз татар телен һәм рус телен беләләр. Кызыбыз Словакиядә, Брастислава шәһәрендә туды, ул да дүрт телне белә, Аллага шөкер. 

Яшәү шартларына килгәндә, минемчә, Канадада һәм башка күп кенә чит илләрдә урта хәлле гаиләләр күбрәктер дип уйлыйм. Һәм әгәр син тырыш, ниндидер профессиягә ия булган кеше икән, кул эше булсынмы ул, яисә баш белән эшли торган башка эшме - әгәр тырышып эшлисең икән, минемчә, яхшы тормыш итә алырлык хезмәт хакы ала аласың. Канадада урта хәлле гаилә ипотекага йорт яисә фатир, яхшы машина ала, елына бер-ике тапкыр ялга барып кайта ала.

- Канадада сезгә медицина хезмәте, социаль гарантияләр бармы?

- Медицина бушка. Анда медицина ярдәменә чират тору системасы Россиядән килгән кешеләргә аңлашылмый торганрак була дип әйтер идем. Докторга килсәң, алдан язылып килергә кирәк. Әмма алдан язылып килсәң дә, күпмедер көтеп утырырга туры килә. Ярты көн дә көтеп утырырга мөмкинсең, чөнки система шулай корылган: башта табиблар бик критик хәлдә булган, гомеренә куркыныч янаган кешеләрне карый. Ахырга таба инде гадирәк хәллеләрне карыйлар. 

Социаль ярдәмгә килгәндә, балалы гаиләләргә анда берникадәр матди ярдәм күрсәтәләр. Бала арткан саен, күбрәк булган саен акчаны күбрәк бирәләр. Ул акча гаиләнең кеременә карап билгеләнә. Әгәр синең гаиләңнең кереме аз икән, балаларга бирелгән акча тагын да күбрәк була. Гаилә кереме күбрәк икән, ул акча азрак. Шулай итеп, һәрбер гаиләнең керемнәрен тигезләп куярга тырышалар.

 - Сез гражданлык алып яшисезме? 

- Юк әле. Хәзерге моментта без "перманент резидент" статусында яшибез. Шуның белән өч ел яшәгәннән соң, без гражданлыкка гариза биреп, гражданлык ала алабыз.

“Канада укымышлы кешеләрне үзенә җәлеп итәргә тырыша

- Канадада үз гражданнарына һәм эмигрантларга мөнәсәбәт, илнең мөнәсәбәте, дәүләтнең мөнәсәбәте аерыламы? 

- Мин аерыла дип әйтмәс идем. Чөнки Канадада бит бөтен кеше эмигрант. Дәүләтнең тарихы 175 ел. Шул 175 ел эчендә, төрле кешеләр килеп, яңа тормыш башлап җибәргәннәр. Шул ук кешеләрнең балалары туган. Алар да барыбер эмигрантлар инде. 

Канадада эмиграцион программалар кызыклы. Алар укымышлы, ниндидер профессиягә ия булган, бик каты сайлаулар аша үткән кешеләрне үзләренә җәлеп итәргә тырышалар. Анда синең белемеңне, эш тәҗрибәсен, тел белүеңне, аннан күпмедер акчаң булуны карыйлар. Шул бөтен әйберләрне бергә кушып, ниндидер баллар суммасы җыелганнан соң, үтә аласың икән, алар сине Канадага чакыралар. Алар, минемчә, халыкларның иң каймагын җыеп алган кебек, үзләренең илләренә укымышлы кешеләрне җәлеп итәргә тырышалар.

 - Марат, ә ни өчен нәкъ менә Канаданы сайладыгыз? Нигә Австралия түгел, Америка түгел?

- Австралия түгел... Минем балалар хоккей уйный иде, Австралиядә хоккей уйный алмаслар дип, Австралия турында уйлаган да булмады. Канада инде ул хоккей иле, анда алар хоккей уйнауларын дәвам итәләр. 

Аннары, яшәү шартлары кызыктырды. Нинди рейтингны ачып карама, шәһәрләр рейтингымы, илнең рейтингымы, визасыз башка илләргә керү мөмкинлегенме - ул рейтингларда өстәге урыннарда гел Канада тора. 

Аннары, табигате җәлеп итте. Табигатенә гашыйк булдым. Шулай итеп, без шунда килеп чыктык инде.


- Сезнең тормыш иптәшегез Алимә хәзер, аңлавымча, балаларыгыз белән өйдә утыра әле, әйеме? Әгәр дә ул эшкә чыгып, җәмгыятькә ниндидер файда китерәм дип теләсә, ул анда эш таба аламы? 

- Алимәнең берничә белеме бар. Төп белемен Казан дәүләт университетының тарих факультетында алды. Пиар өлкәсендә дә дипломы бар. Аннан ул Казанда “Сабыйлар” балалар үзәген ачып җибәрүчеләрнең берсе иде. Ул шул ук эшен Канадада дәвам итте. Күченеп килгәннән соң, ул француз телен өйрәнү өчен курсларга язылды. Бер-ике ел эчендә француз телен югары дәрәҗәдә өйрәнә алды. Әлегә без дүртенче балабызны көтәбез. Бала туып бераз үскәннән соң, Алимә педагогика буенча белем алуын дәвам итәчәк. Анда балалар белән эшләр өчен чит илдәге диплом гына җитми. Шундагы программа буенча лицензия алырга кирәк. Кыскарак кына курслар да җитә.

 “Канада татарлары үзара аралашып яши”

- Канада татарларын бик актив дип беләбез. Бүген Канадада ничә татар кешесе бар һәм татар тормышы нәрсәдән гыйбарәт?

 - Халык санын алу буенча, хәтерләвемчә, бөтен Канадада 2-3 мең тирәсе татар бар. Алар зуррак шәһәрләрдә күбрәк инде, ә без яшәгән Монреаль шәһәрендә татарлар 200гә якындыр дип беләм. Аларның төрле буын эмигрантлары бар. Башта патша Россиясеннән күчеп киткән, аннары Кытайда яшәгән, Кытайдан Төркиягә күчеп киткән, Төркиядән Монреальгә күченеп киткән татарларыбыз да бар. Алар татар телен саклап кала алганнар, балаларына өйрәтә алганнар. Аларның кайберләренең оныклары да татарча белә.


Без, җыелып,  татарларга хас булган мөселман бәйрәмнәрен, Ураза гаете, Корбан гаетен бәйрәм итәбез, Сабантуйлар үткәрәбез. Күптән түгел Г.Камалның “Беренче театр” пьесасын куйдык. Төньяк Америка татарлары белән елга бер тапкыр хоккей уйныйбыз. Бүген Казанда “Ак Барс” командасы белән очраштык, алар безгә “Ак Барс” язулы свитерлар бирделәр. Алла бирсә, киләсе уеныбызны шул Ак Барс свитерларын киеп уйнаячакбыз. 

Ул башка халыкларга да хас әйбердер инде. Без аралашуга мохтаҗ кешеләр. Күрешеп, бергә аралашып яшәргә телибез. Кемдер татар телен саклап калырга тели, кемдер татарлар белән алга таба аралашырга тели. Шундый максатлар куеп, бергә-бергә аралашып яшәргә тырышабыз.

 - Ягъни, милли үзаң сакланган?

 - Әйе.  

- Сез татар телле гаилә, гаиләдә татарча аралашасыз, Канадада алышынган буын телне саклап кала алганмы?

 - Әйе. Күпмедер дәрәҗәдә саклап калганнар. Күчеп килгән татарлар, аларның балалары саклаган. Катнаш гаилә булганда, саклап калырга авыррактыр. Әмма татарлар булган гаиләләрдә телне барыбер саклап калалар. Алга таба ничек булыр...

 - Балаларыгыз татар теленә гаиләдән тыш тагын кайда өйрәнә? Канадада балалар өчен кайда татар телле мохит бармы?

 - Балаларның Канадада татар дуслары бар, шулар белән аралашалар. Минем хатыным Монреальдә “Сабыйлар” үзәген оештырып җибәргән иде, анда шактый гына балалар йөреп алды. Олыларга да татар теле курслары оештырып җибәргән идек. Анда да кешеләр теләп йөрделәр. Кешеләрнең татар телен камилләштерү теләге бар.

 - Сез еракта яшәп тә кеше татар телен сакларга тели дип әйтәсез. Күп очракта безгә монда, Казанда, татар теле белән ерак китеп булмый, татар теле нәрсәгә кирәк ул дигәнне ишетергә тур килә. Сез шул сүзне әйткән кешеләргә нәрсә дияр идегез?

- Тел - халыкның үзаңы, “самоидентификация” булып тора. Телне белсәң, үзеңне татаррак дип хис итәсең. Без кечкенәдән үк гаиләдә татар телендә аралаштык. Үзебезнең гаиләне коргач та балалар белән татар телендә аралашабыз. Минем уйлавымча, алар башка телләрне башка җирдә дә бик яхшы үзләштерерләр. Чит илдә татар мәктәпләре юк. Шуңа күрә гаиләдә сөйләшеп, аларга телгә карата мәхәббәт тудырырга тырышабыз.


 “Татар теленең практик файдасы турында уйлаганым булмады”

 - Татар теле белүнең ниндидер практик файдасы бармы, үзегез сизәсезме? 

 - Практик файдасы? Белмим дә... Күбрәк телләр белгән саен, башка телләрне кабул итәргә уңайлырактыр, шундый практик файдасы бардыр. Монда кайткач, әбиләр белән, кайбер дуслар белән сөйләшергә уңайлы. 

 “Канадада гаиләдә балаларга бер-ике тел белү - ул стандарт” 

- Сезнең балалар француз телле мәктәпкә йөри дидегез, аларга анда мөнәсәбәт ничек? Аларның татар милләтеннән булуларын беләләрме? Аларның берничә тел белүләренә мөнәсәбәт нинди? 

 - Эмигрантлар иле булганлыктан, анда балалар күп тел белә. Гаиләдә балаларның бер-ике тел белүк - ул стандарт. Гомумән, Монреаль тирәсендә, Квебек провинциясендә ул - инглиз һәм француз теле. Гаиләләрнең тагын ниндидер туган телләре булса, шул телләрне белгән кешеләр дә бар. Безнең, мәсәлән, танышларыбызның гаиләсендә хатыны гарәб, ире грек, алар шулай ук дүрт тел беләләр: грек, гарәп, инглиз, фарнцуз һәм мәктәптә тагын ниндидер өстәмә тел өйрәнәләр. 

Ул яктан мультикультуралык бик киң таралган. Эмигрант балалары буларак, һәрбер бала ниндидер үзенчәлекләргә ия. Шунлыктан алар анда шул үзенчәлекләрне хөрмәт итеп үсәргә өйрәтелгән. Ул, балалар бакчаларыннан башлап, мәктәпләргә кадәр канга сеңдерелә. 

Мәктәптә тел өйрәтү системасы бик кызыклы эшләнгән. Квебек провинциясендә әгәр син дәүләт мәктәбенә бушлай йөрисең икән, француз телендә белем алырга тиешсең. Хәлеңнән килә икән, син балаңны түләүле инглиз мәктәбенә бирә аласың, әмма анда француз теле дә, башка предметлар да инглизчә укытыла. Француз мәктәпләренә яңа эмигрантлар килгәч, аларның француз телен, фәннәрнең ни дәрәҗәдә белүләрен тикшерәләр. Әгәр дә телне яхшы ук белми икән, аларны велком класс дип аталган, шул телне өйрәнүгә юнәлгән класска кертәләр. Анда төрле илдән килгән балалар була. Укытучы ул балаларның телен белмичә дә, аларга француз телен өйрәтә ала. Балаларга француз телен өйрәнергә, уртача алганда, бер ел кирәк. Кемдер озаграк өйрәнә, кемдер тизрәк. Француз теле бер дәрәҗәгә җиткәннән соң, балаларны гади класска күчерәләр һәм алар белем алуны француз телендә дәвам итәләр.  

Франциядән күчкән эмигрантлар Канадада үз телләрен саклап кала алган

- Квебек провинциясендә - үзенчәлекле тел вәзгыяте. Шул хакта сөйләгез әле?

- Аның тарихы бик кызыклы. Телне саклап калу проблемасы аларда 20нче гасырның урталарында туа. 

Канаданың француз провинциясе буларак, анда күбрәк Франциядән күчкән эмигрантлар була.  Башка провинцияләрдә исә инглиз телендә сөйләшәләр,  чөнки анда Англиядән күчкәннәр. Шунлыктан Франция эмигрантлары француз телен саклап калырга телиләр. 20нче гасыр урталарында бик күпләр инглиз телен өйрәнә башлый. Эшмәкәрләр инглизчә эш алып баралар. Һәм аларда тел саклап калу проблемасы туа. Квебек партиясе сайлауларда җиңгәннән соң, алар француз телен дәүләт теле итеп игълан итеп, мәҗбүри тел итәләр. Бар ширкәтләрдә, мәктәпләрдә эмигрантларга француз телендә генә уку мәҗбүри булган закон кабул итәләр. Шуның белән алар үзләренең телләрен, үзләренең традицияләрен саклап калырга тырышалар. Минемчә, аларның программалары яхшы эшли. Һәр эмигрант француз мәктәпләрендә укырга тиеш. Әгәр син берәр нинди ширкәт ачасың икән, эшне француз телендә алып барырга тиешсең.

- Марат, сез Татарстанны массакүләм мәгълүмат чараларыннан күзәтеп барасызмы? 

- Әйе, күзәтеп барырга тырышам. 

- Татарстанда татар теле вәзгыяте белән таныштыр инде сез. Татарстанда татар телен саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк безгә?

- Минем уйлавымча, ул күп факторларга бәйле. Хәзер ул апогеена җитте. Ул әкрен-әкрен генә башланган кебек тоелган иде миңа. БДИны рус телендә генә бирү кагыйдәсе кабул ителгәч, ата-аналар балаларны күбрәк рус мәктәпләренә бирә башладылар, чөнки БДИны яхшы биргән укучы югары уку йортларының бюджет урыннарына дәгъва итә ала. Мәсәлән, БДИның рус теленә күчү нәтиҗәсендә кайчандыр мин укыган Кукмара татар гимназиясе дә хәзер татарча укытмый, мин дөрес аңласам. 

Аннары, чит регионнардан Татарстанга күченгән кешеләрнең, я рус гаиләләреннән булган кешеләрнең татар телен укыйсылары килми, диләр. Укыту программаларның камил булмавы да сәбәп, әлбәттә. Моңарчы татар теле мәҗбүри булганлыктан, шул бер үк программа белән укытылган. Ул кайбер балаларга дөрестән дә катлаулырак булгандыр. Мәсәлән, Квебек провинциясендә, әгәр дә син башка провинциядән күченеп киләсең икән һәм үзең белемне инглиз телендә алгансың икән, синең балаларыңа инглиз мәктәбендә белем алу мөмкинлеге бар. Алар алай да ул мәктәптә француз телен өйрәнәләр, әмма белем алу гел инглиз телендә генә бара. 

Миңа калса, алга таба татар телен тагын да катлаулырак киләчәк көтә, чөнки татар теле мәктәпләрдә укытылмагач, гел гаиләдә булган телгә генә әйләнеп калырга мөмкин. Ә бит тел булгач, аның грамматикасы да, орфографиясе дә бар. Аны дөрес итеп өйрәнергә кирәк. Мәктәптә өйрәтелмәсә, ул, минемчә, бик мөшкел хәлгә калачак.


 “Быел Канадада ике Сабантуй үтте: берсе - интернациональ бәйрәм кебек, икенчесе - җылы гаилә бәйрәме кебек” 

- Марат, Бөтендөнья татар конгрессы белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

- Бөтендөнья татар конгрессы белән эш алып барыла. Кайвакыт ниндидер уңай нәтиҗәләр, кайвакыт, киресенчә, ниндидер аңлашылмаучанлыклар да килеп чыга. Безнең позициябез шул: безгә алардан ниндидер ярдәм тия икән, без бәхетле. Нәрсәдер килеп чыкмый икән, без, Аллага шөкер, бәйсез оешма буларак та эшебезне дәвам итәбез. Үзебезнең взносларыбыз бар. Оешмадагы һәрбер әгъза акча бирә. Шул акчага үзебез бәйрәмнәр оештырырга тырышабыз.

- Моны сорамыйча булдыра алмыйм инде: быел татар дөньясын бер хәл гаҗәпләндерде - Монреаль татарлары ике Сабан туе үткәрде. Ничек килеп чыкты бу хәл? Ни өчен шулай булды?

 - Әйе, Монреальдә ике Сабантуй булды. Безнең оешмадан аерылып чыгып киткән татарлар төркеме бар. Алар да Сабантуй үткәрергә булдылар. Алар, татарлар саны аз булганлыктан, ул бәйрәмне интернациональ дип, башка халыкларны да чакырып, зур итеп үткәрергә булдылар. Безнең максатлар андый түгел иде. Без, киресенчә, үзебезнең җәмгыятебездә булган татарлар белән генә җылы атмосферада, якыннар белән генә үткәрәсебез килде. 

Бездә Сабантуй үткәрү традициясе 1969 елдан бирле килә. Без аны уздырмыйча калдыра алмадык. Шунлыктан үзебезнең оешмада да Сабантуйны уздырдык. 

Мараттан уңыш формуласы

- Читтә уңышка ирешер өчен, нинди кеше булырга кирәк?

- Читтә уңышка ирешү өчен, минемчә, тырышып, үз профессияңне яратып эшләргә кирәк. Шул уңыш формуласы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100