news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Канадада автобуслар бәрелешеп, дистәләрчә бала имгәнгән

Канадада автобуслар бәрелешеп, дистәләрчә бала имгәнгән

news_top
Канадада автобуслар бәрелешеп, дистәләрчә бала имгәнгән
Канадада балалар утырган ике автобус авариягә очраган. Алар җиңел машинага бәрелгән. Авариядән соң автобуслар икесе дә янып беткән. Бу турыда СВС каналына сылтама белән "Вести" хәбәр итте.

Авария Квебек провинциясендә, Монераль шәһәреннән 40 км ераклыкта була. Беренче автобусны йөртүче ир-ат сүзләренчә, аның машинасы каршында кисәк кенә җиңел автомобиль туктап кала. Автобус шуңа килеп бәрелә. Аның артыннан килүче автобус та тормозлап өлгерми һәм беренчесенә бәрелә. Шуннан соң ике автобуска да ут каба. Пассажирларны тиз арада салоннардан чыгаралар.

Юл һәлакәтендә үлүчеләр юк. "69 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, аларның илледән артыгы - балалар", диелә бу хәбәрдә.

Янгын сүндерүчеләрнең тырышлыгына карамастан, автобуслар тулысынча янып бетә.

Яна торган автобусларны шаһитләр видеога төшереп алган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар