Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кан тамырын тешләп өзә»: Этләр 46 яшьлек ир-атны талап үтергән

news_top_970_100

Бурятиядә этләр ир-атны талап үтергән. Фаҗига Ичетуй авылы янында булган.

6 март иртәсендә җирле халык полициягә автоюлда туңу билгеләре һәм этләр һөҗүме эзләре булган 46 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылуы турында хәбәр итте, – дип белдерә КП-Иркутск Бурятия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән.

Һәлакәт урынына эксперт-криминалистлар һәм тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре килгән. Әлеге факт буенча тикшерү материаллары тикшерү органнарына тапшырылган.

Бурятия Республикасының Тикшерү комитетында, этләр сукбай булмаган, дип хәбәр итәләр. Алар «терлекчелек тукталышлары» хуҗасыныкы булган һәм терлекләрне саклау өчен файдаланылган. Барысы да кич белән, ир-ат шул тукталышларның берсе яныннан узганда була. 2 этнең берсе кинәт аңа ташлана һәм кан тамырын тешләп өзә. Зыян күрүче кан югалтудан үлә. Билгеле булганча, этләрне инде юк иткәннәр.

«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Булган хәлдән соң Бурятия Республикасы башлыгы Алексей Цыденов үзенең социаль челтәрләрендә пост урнаштырган, анда ул йорт хайваннары өчен җаваплылык тулысынча аларның хуҗаларында булуын искәртә.

Этләрне контрольсез калдыру аркасында кеше һәлак булды. Эт хуҗалары шуны аңларга тиеш: хайванның теләсә нинди агрессиясе сезнең шәхси юридик җаваплылыгыгызга китерә. Закон бу өлкәне төгәл көйли, һәм җавапсызлык нәтиҗәсез калмаячак. Инде җинаять эше кузгатылган, һәм гаеплеләр җәза алачак. Ләкин иң аянычы – кеше һәлак булды... – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100