news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кан тамырларын ныгыта һәм йөрәкне саклый торган ризыклар

news_top
Кан тамырларын ныгыта һәм йөрәкне саклый торган ризыклар
Фото: © «Татар-информ»

Кан тамырларының торышы турыдан-туры туклану рационына бәйле. Бу хакта Туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек иминлеге федераль тикшеренү үзәге Дәвалау туклануы клиникасының көндезге стационары мөдире, табиб-терапевт һәм кардиолог Татьяна Залетова хәбәр итте. Ул KP.RU белән әңгәмәдә артерияләрнең сәламәтлеге өчен аеруча файдалы булган 5 продуктны атады.

Табиб сүзләренә караганда, рационда кыздырылмаган чикләвекләр һәм орлыклар, мәсәлән, әстерхан чикләвеге, миндаль яки җитен орлыгы булырга тиеш. Алар файдалы майларга бай, холестерин артуга комачаулый һәм организмны омега-3 кислотасы белән тәэмин итә.

Моннан тыш, белгеч майлы төньяк балыгы – скумбрия, сельдь һәм сөләйман балыгы ашарга киңәш итә. Алар шулай ук омега-3 кислотасына бай. Тулы бөртекле ярмалар, мәсәлән, солы ярмасын ашау мөһим. Ул артык холестеринны чыгарырга ярдәм итә.

Залетова extra virgin категорияле зәйтүн маеның файдасын да билгеләп үтте: ул «начар» холестеринны киметә һәм шул үк вакытта «яхшы» холестеринны саклый.

Төрле яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, аеруча ачык һәм яшел төстәгеләр аеруча файдалы. Алар организмны антиоксидантлар, фолий кислотасы һәм калий белән тәэмин итә. Бу – кан тамырларының торышына уңай тәэсир итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар