Кан төркеме нинди булган кешеләр акрынрак картая?
Беренче төркем канлы кешеләр арасында озын гомерле кешеләр еш очрый.
Галимнәр ачыклаганча, кан төркеме һәм картаю арасында бәйлелек бар. Каны өченче төркемле булган кешеләрнең тән тиресе һәм бөтен организмны акрынрак картая икән. Бу турыда Медикфорумга сылтама белән «Челнинские известия» яза.
Кан төркеме өченче булган кешеләрдә сөяк мие запасы зуррак була. Аларның бер өлеше вакыт узу белән кан күзәнәкләренә әверелә бара. Бу исә аларның сыйфатын яхшырта.
Каны икенче төркемле булган кешеләр исә зарарлы гадәтләр белән күбрәк мавыга.
Каны беренче төркем булган кешеләрдә картаю процессы акрынаймауга карамастан, алар арасында озын гомерле кешеләр еш очрый, диелә хәбәрдә.