Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кан күп иде». Иглин мәктәбендә 13 яшьлек кыз сыйныфташларына пычак белән ташланган

news_top_970_100

5 апрельдә Башкортстанның Иглин авылы мәктәбендә 13 яшьлек кыз класс бүлмәсендә 13 һәм 14 яшьлек ике сыйныфташына пычак кадаган. Бер кызның – кулын, икенчесенең муенын яралаган. Балаларга ярдәм күрсәткәннәр, аларның гомеренә куркыныч янамый. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Башкортостан» телевидениесе белешмәсе буенча, әлеге хәлне видеога төшереп торганнар. Кадрларда укучы кызның кисәк кенә парта артыннан торып басуы, сыйныфташларына пычак белән бәрүе күренә. Яраланган кызның берсе идәнгә егыла, шуышып китәргә маташа. Башка сыйныфташлар куркуга кала, бер малай урындык күтәрә, бәлки саклану өчендер, диелә хәбәрдә.

«Честно говоря» журналисты белән сөйләшкәндә, яраланган кыз әйтүенчә, сыйныфташы аңа кисәк кенә һөҗүм иткән.

«Бик тыныч иде, дәрес башланды, без әзерләндек, ә ул кисәк кенә пычак алды да миңа сукты. Мин класстан йөгереп чыктым», – ди ул.

Мәктәп укучылары сүзләренчә, яраланган кызлар һөҗүм иткән кызны котырткан булган.

«Алар аны котырта иде. Ул берсенең кулын кискән, венага эләккән, ул хастаханәдә. Икенчесенең муенын һәм билен яралаган. Кан күп иде. Класста бөтен җирдә кан иде, аны дежурныйлар чистартты. Безне куып тараттылар, икенче катка менәргә куштылар», – ди үсмерләр.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100