Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Канәфер нинди авырулардан ярдәм итә?

Киптерелгән канәфер орлыклары төрле авыруларны җиңелрәк уздырырга ярдәм итә.

news_top_970_100
Канәфер нинди авырулардан ярдәм итә?
https://pixabay.com/

Бөтен дөньяда киң таралган тәмләткеч — канәфер орлыклары сәламәтлек өчен дә файдалы. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

Канәфер орлыкларын чәйнәргә генә кирәк, йотмау хәерле.

Тамак авыртканда канәфер составындагы эфир майлары, витаминнар, минераль матдәләр ярдәм итә. Әгәр канәферне көн саен кабып куйсаң, тамак, авыз куышлыгы авырулары, авыздан ис килүдән котылырга мөмкин.

Канәфер гипотония - кан басымы түбән булганда да ярдәм итә. Орлыкларны чәйнәп алгач, баш әйләнү, талчыгу кебек хисләр бетәр.

Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булганда, канәфер орлыклары матдәләр алмашын яхшырта, метеоризм булганда, ягъни эч күпкәндә ярдәм итә.

Яман шеш авыруларын профилактикалау өчен канәфер составындагы эвгенол матдәсе ярдәм итә. Ул яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый.

Кан басымы югары булган, уникилле эчәк җәрәхәтеннән интеккән кешеләргә канәфер чәйнәргә ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100