Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кан эчендә ята, кулларыннан сөякләре чыгып тора иде»: суд вәхшиләрчә үтерү эшен карый

Казанның Киров суды 54 яшьлек Вадим Захаров эшен карый башлады: ул гыйнвар аенда Краснококшайский урамында хатын-кызга һөҗүм итә һәм аны чүкеч белән сугып үтерә. Башында күпсанлы җәрәхәтләр һәм сынган урыннары булган хатын-кызны хастаханәгә алып китәләр, анда ул вафат була. Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

news_top_970_100
«Кан эчендә ята, кулларыннан сөякләре чыгып тора иде»: суд вәхшиләрчә үтерү эшен карый
54 яшьлек Вадим Захаров гыйнвар аенда урамда хатын-кызга һөҗүм итә һәм аны чүкеч белән сугып үтерә
Дмитрий Шатров

«Аңа карата иң кырыс хөкем карары чыгарылсын»

Судка үтерелгән хатынның әнисе килде. Процесс башланганчы, ул журналистларга Захаровның закон алдында җавап бирергә тиешлеген белдерде. Бу хакта суд утырышында булып кайткан «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров яза. 

«Мин тагын нәрсә телим? Мин аның өчен иң каты җәзаны телим. Кызымның 12 яшьлек баласы калды, хәзер ул минем белән яши», – дип сөйләде Надежда Куницына.

Үтерелгән хатынның әнисе журналистларга Захаровның закон алдында җавап бирергә тиешлеген белдерде.

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

Захаровның адвокаты Мидхәт Корманов булган хәлгә карата үз версиясен сөйләде. Гаепләнүченең үз гаебен тулысынча тануын һәм үкенүен әйтте.

«Мин яклаган кеше һәм аның рәсми язылышмаган хатыны 3 миллион сумлык кредит алырга теләгән. Алар моның өчен Елена эшләгән кредит офисына мөрәҗәгать итә. Әлеге контора, кредит тарихын яхшырту һәм акча алырга ирешүне гарантияләү өчен, 100 мең сум акча таләп итә. Захаров бу акчаны әнисеннән бурычка алып, Тимур исемле ир-атка бирә. Барлык кәгазьләрне Елена әзерли. Акчаны алалар, ләкин ярдәм итмиләр. Захаров Елена белән сөйләшергә килә, очрашкач, алар арасында конфликт барлыкка килә. Хатын аңа тупас итеп җавап бирә, нәтиҗәдә,  ир аңа берничә тапкыр суга», – дип сөйләде адвокат.

Аның сүзләренчә, Вадим Захаров – чыннан да 1нче Урман аръягы 11 мандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш «Красностекловарское авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге депутаты. Шуңа күрә узган утырышта эшне яңадан карауга җибәргәннәр.

«Захаров бу гамәле өчен үкенә һәм, хөкем карары чыгарылганнан соң, үз гаебен каплар өчен, махсус хәрби операция зонасына барырга тели», – дип сөйләде Мидхәт Корманов.

«Сезгә гафу юк һәм минем белән сөйләшергә кирәкми»

Утырыш башланырга да өлгерми, Захаров тәнәфес игълан итүне сорый, ул үзенең адвокаты белән сөйләшергә кирәк булуын әйтә. Суд тәнәфес игълан итә. Коридорда гаепләнүченең апасы үтерелгән Еленаның әнисе янына килә һәм гафу үтенә.

«Безне кичерегез, зинһар, без барыбыз да ата-аналар. Гафу итегез, мин сезгә нәрсә әйтергә белмим», – ди ул.

«Сезгә гафу юк, моны ничек кичереп булсын? Минем белән сөйләшергә кирәкми», – дип җавап бирә Еленаның әнисе.

Барлык катнашучыларның шәхесләрен ачыклагач, прокурор дәүләт гаепләвен укыды.

Захаров үзенең уңышсызлыгында микрофинанс оешмасы хезмәткәрен гаепли, шуңа күрә аннан үч алырга була.

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

Тикшерү версиясе буенча, узган ел ахырында шикләнелгән кеше һәм аның сөеклесе кредит оешмасына кредит бирүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Әлеге хезмәт өчен алар 100 мең сум акча түли. Әмма кредитны ала алмаганнар. Үзенең уңышсызлыгында Захаров оешманың 36 яшьлек хезмәткәрен гаепли башлый һәм хәтта хезмәтләре өчен түләгән акчасын кире кайтарырга тырыша, әмма моны эшли алмый. Шуннан соң ул үч алырга була.

26 гыйнвар кичендә ул корбанын өй янында көтеп тора һәм аңа һөҗүм итә, берничә тапкыр башына чүкеч белән суга. Шуннан соң ул Skodа машинасында качып китәргә тырыша, әмма 1 тәүлектән соң полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Гаепләнүче гаепләү сүзләре белән килешә һәм аңа үлгән хатынның гаиләсеннән гафу үтенергә мөмкинлек бирүләрен сорый.

«Мин сездән, әни кешедән гафу үтенәм, минем дә балаларым бар. Мин нәрсә эшләгәнемне аңлыйм, гафу итегез. Мин аның улын кайгыртачакмын һәм сезнең гаиләгезгә булышачакмын», – ди ул.

Надежда Куницына гаепләнүченең апасына әйткән сүзләрен кабатлый.

«Сезнең 5 балагыз бар, ә минем кызым бердәнбер иде. Мин сезне ничек аңлый алыйм? Мондый гамәлләрегездән соң үзегезне ничек итеп «әти» дип атый аласыз?» – ди ул.

Судья бәхәсне туктатып, шаһитларны сөйләтүгә күчәргә тәкъдим итә. Шул көннең фаҗигале вакыйгалары турында судка дежур фельдшер сөйләде. Аның сүзләренчә, урамда җиргә капланган килеш бер хатын-кызның ятуы хакында шалтырату килгән, һәм ул хезмәттәше белән ярдәмгә киткән.

«26 гыйнварда сәгать 7ләр тирәсендә безгә Краснококшайский урамында җирдә яткан хатын-кыз турында шалтырату килде. Без анда бардык һәм җиргә йөзтүбән яткан Еленаны күрдек, хезмәттәшем белән аны әйләндердек, һәм мин аны карадым, аннары без аны машинага күчердек», – дип сөйләде ул.

Шул көннең фаҗигале вакыйгалары турында судка дежур фельдшер сөйләде.

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

«Ашыгыч ярдәм» килгәндә, Елена Рогова әле исән була. Табиблар аны коткарырга тырышкан.

«Без ярдәм иткәндә, ул комада иде, ләкин авыртуны сизде. Кул сөякләре тире астыннан чыгып тора иде, кулларындагы 10 бармакның 8е сынган иде. Ябык һәм ачык сыну җәрәхәтләре бар иде. Маңгае ярылган, чәчләре һәм башы канда иде. Ул күп кан югалткан. Без аны хастаханәгә алып киттек. Икенче көнне хатын үлде», – дип сөйләде табиб.

Видеокүзәтү камералары төшергән һөҗүм видеосы полиция хезмәткәрләренә җинаятьчене тиз арада тоткарларга ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100