Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кан эчендә ята, башы тишелгән» – «Руки вверх!» төркеме музыкантының мәете табылган

news_top_970_100
«Кан эчендә ята, башы тишелгән» – «Руки вверх!» төркеме музыкантының мәете табылган
Владимир Капырин Сергей Жуков белән

«Руки вверх!» төркеме солисты Сергей Жуков музыкаль коллективның клавишнигы Владимир Капыринның кисәк үлеме турында кыска гына аңлатма биргән. Җырчы сүзләренчә, бу яңалык пианистның дусларын һәм туганнарын шок хәлендә калдырган, дип яза LIFЕ сайты.

«Без интервью бирерлек хәлдә түгел. Барыбыз да төшенкелектә һәм кайгыда. Барысын да әти-әнисенә әйтәчәкмен», – дигән Жуков 5-tv.ru басмасына.

36 яшьлек музыкантның үлеме турында 8 октябрьдә билгеле булды. Аның мәетен Мәскәүдәге фатирында иң беренче булып әтисе Дмитрий таба. Владимир Капыринның үлем сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

«Газета.Ру» язуынча, әтисе тапканда ул кан эчендә булган, аның башы тишелгән. Әтисе улын «ерткычларча үтергәннәр» дип белдергән, соңгы арада аңа янаган да булганнар.

«Минем улым Володя Капырин үлде, дөресрәге, аны ерткычларча үтерделәр», – дип язган Дмитрий. «Регнум» хәбәр итүенчә, әтисе улының башы тишелгәнен күреп шундый нәтиҗәгә килгән. Әмма хокук саклау органнары, ул йөрәге тоту сәбәпле егылган, егылганда башын тишкән, дип саный. Әмма бу фаразны музыкантның коллегалары кабул итмәгән.

ТАСС та рәсми рәвештә Владимирның үлеме сәбәбе – йөрәк җитешсезлеге, дип хәбәр итә. Әлегә экспертиза уздырылмаган, әмма музыкант еш эчкән, дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100