Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кан басымын үлчәгәндә иң төп хата нинди?

Манжетны артык каты тарттырсаң, тонометр кан басымын арттырып күрсәтә.

news_top_970_100
Кан басымын үлчәгәндә иң төп хата нинди?
Владимир Васильев

Табиб Александр Мясников кан басымын үлчәгәндәге иң төп хатаны әйтте. Манжетны артык кысу кан басымын да артык итеп күрсәттерә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Мясников манжетның кырыен терсәк буыныннан ике-өч сантиметр өскәрәк урнашырлык итеп куярга киңәш итә. Бу вакытта тонометр көпшәсе кулның эчке ягында торырга, манжет белән кул арасына бер бармак тыгып булырга тиеш.

Кулны йөрәк биеклегендә урнашырлык итеп куегыз, юкса тонометр кан басымын артыграк күрсәтер.

Мясников сүзләренчә, кан басымы нормада 119 га 79, хроник авырулы кешеләрдә 125-139 га 80 була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100