news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кан басымын дарусыз гына ничек төшерергә?

Кан басымы күтәрелмәсе өчен тәмәке тартмаска, тозны күп ашамаска, даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнергә, артык симермәскә кирәк.

news_top
Кан басымын дарусыз гына ничек төшерергә?
https://pixabay.com

Кан басымы артса, тик бик югары күтәрелмәсә, кеше сәламәтлеген даруларсыз җиңеләйтеп була. Моның өчен тәрәзәне ачарга, бүлмәне җилләтергә, кысан киемнәрне салырга, башын өскәрәк күтәртеп яткырырга кирәк. Бу турыда табиб-кардиолог Екатерина Савченкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Шулай да әлеге ысуллар даруларны һәм табибка күренүне алмаштыра алмый. Алар гипертония симптомнарын киметергә ярдәм итә. Бу бары тик кан басымы бик югары күтәрелмәсә, башка зарлар булмаса гына ярдәм итә», — ди табиб.

Даруларсыз гына кан басымын төшерү өчен тәмәке тартмаска, тозны күп ашамаска, даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнергә, артык симермәскә кирәк.

Савченко сүзләренчә, артериаль гипертониясе беренче дәрәҗәдә булган кешеләргә табиблар даруларсыз терапия билгеләргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар