Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кан анализы буенча куркыныч авыруларны ничек ачыкларга?

Кан анализына карап, организмдагы бик күп авыруларны алдан ачыклап була.

news_top_970_100
Кан анализы буенча куркыныч авыруларны ничек ачыкларга?
pixabay.com/ru

Кан анализына карап, организмдагы бик күп авыруларны алдан ачыклап була. Бу хакта «Россия 1» телеканалында табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников сөйләде, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, гемоглобин дәрәҗәсе — иң мөһим күрсәткечләрнең берсе. Хатын-кызларда ул азрак булырга мөмкин, ә ир-атларда гемоглобинның түбән булуы ашказаны-эчәк тракты авырулары һәм онкология турында хәбәр итә.

Эритроцитларның уртача күләме күрсәткече дә әһәмиятле, дип билгеләп үтте белгеч.

«Әгәр ул нормадан түбәнрәк икән, моның сәбәбе тимер дефициты, әгәр югарырак булса — B12 — фолий кислотасы витамины җитмәүне күрсәтә. Бу калкансыман биз авырулары яки кайбер нәселдән килә торган авырулар булуын кисәтә», — дип ачыклык кертте ул.

Лейкоцитларның артуы, үз чиратында, организмда ялкынсыну процессы турында сөйли һәм җентекләп тикшерүне таләп итә, дип нәтиҗә ясады табиб.

Табиб әйтүенчә, кан анализының нормасы шартлы да булырга мөмкин. Ул сәламәт кешеләрнең 90 процентына кагыла. Ә калган күрсәткечләр индивидуаль булырга да мөмкин, диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100