Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кан ага да ага...» Яңа туган сабыйны хастаханәдән чыгарганда анасы исән булмый инде

news_top_970_100

Краснодарда 35 яшьлек Анастасия үлеме сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Ул 2023 елның августында хастаханәдә бала тудыргач үлгән. Туганнары табибларны гаепли, алар кесарев кисемен вакытында ясамаганнар, дип саный. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Аның түбән плацента һәм зур яралгы иде. Бу – кесарев кисеме өчен турыдан-туры күрсәтмә», – дип искә ала мәрхүмәнең анасы Лариса. Ул үзе дә күп ел табиб булып эшләгән – ни сөйләгәнен белеп сөйли, диелә хәбәрдә.

Анастасия йөкле вакытын нормада уздыра, бар да тәртиптә була. Хастаханәгә салганда табиблар кесарев кисеме турында уйламый да, табигый юл белән табачак, дип билгелиләр. Ләкин план барып чыкмый. Бала тугач, пациентның каны китә, аны туктата алмыйлар.

Бу хәлләр 5 көн дәвам итә. Анастасиянең туганнары ярдәм сорап социаль челтәрләргә яза, донор каны җыялар. Битараф булмаган кешеләр яшь ананы коткарып калыр өчен тырыша.

«3 литр салалар, 1,5 литр чыга. Шулай итеп бертуктаусыз. Бу процессны туктата алмыйлар», – ди Лариса.

Шулай итеп Анастасиянең каны сыекланып бетә, тромблар барлыкка килә, алар кан тамырларын томалый. Яшь әни үлә. Яңа туган сабыйны хастаханәдән чыгарганда анасы исән булмый инде.

Лариса сүзләренчә, алардан гафу үтенүче дә юк. Анастасиянең 11 яшьлек олы кызы бар, ул әбисе белән яши. Нәни кызы әнисен исән килеш күргәне юк инде, ул әтисе белән яши, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100