Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Камышлар арасында нидер кыштырдады». Әти кеше кече улын ялгыш атып үтергән

news_top_970_100
«Камышлар арасында нидер кыштырдады». Әти кеше кече улын ялгыш атып үтергән
Владимир Васильев

Төмән өлкәсендә аучы әти кеше кече улын атып үтергән. Ул баласын кыргый җәнлек дип уйлап ялгышкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

8 яшьлек малай фаҗигале һәлак була. Ир-ат камышлар арасына ата, ә анда балалары була. Өч бала сулык янында уйнап йөри. Балаларның икесе – аучының уллары була. Малайлар кыр кәҗәсен күреп ала, нәни малай, әтисенә хәбәр итәргә дип, өйгә таба чаба.

«Әти кеше мылтык ала һәм шул кәҗәне атарга дип чыгып китә. Камышлар арасында нидер кыштырдый башлый, ир-ат ата, аннары анда балалар йөрүен аңлап ала. Ул очраклы рәвештә үз баласын атып үтерә», – дип сөйли «КП» чыганагы.

Аучы ир-ат кыргый җәнлекне атып, баласының туган көнен бәйрәм итәргә җыенган. «Кыр кәҗәсенең итен әзерләп, шушы үлгән малаеның туган көненә пешерәселәр иде», – дип сөйләгән «КП» чыганагы.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100