Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камырга төрелгән тавык ботлары

Бик тиз һәм җиңел әзерләнә торган рецепт тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Камырга төрелгән тавык ботлары

Ингредиентлар:

· катлы камыр — 500 г

· тавык боты (балтыры) — 4 данә

· бәрәңге — 4 данә

· шампиньон — 150 г

· суган — 1 шт.

· сыек май — 2 аш кашыгы

· ак май — 30 г

· тәменчә тоз, борыч

· йомырка сарысы — 1 данә

  1. Тавык ботларын юабыз, корытабыз. Тоз, борыч сибәбез һәм сыек майда табада кыздырабыз.

  2. Гөмбәне һәм суганны турыйбыз. Аларны тавык әзерләнгән майда кыздырабыз.

  3. Шул ук вакытта бәрәңге боламыгы әзерлибез. Бәрәңгегә ак май салабыз.

  4. Кыздырылган гөмбә белән пешкән бәрәңгене бергә бутыйбыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез. Эчлек әзер.

  5. Камырны 3 мм калынлыкта җәябез, аны 15х15 сантиметрлы квадратларга бүләбез.

  6. Җәелгән камырның уртасына кечкенә генә камыр кисәкләре салып чыгабыз. Бу, эчлекнең шулпасы агып чыгып, камырны тишмәсен өчен эшләнә.

  7. Һәр квадратка 2 аш кашыгы чамасы бәрәңге һәм гөмбә массасы салына.

  8. Өстенә вертикаль рәвештә тавык ботлары куела. Камырны капчык рәвешле бөгәбез. Өстен лента яисә җеп белән җиңелчә генә бәйлибез.

  9. Пергамент җәелгән табага тавык ботларын тезәбез, өстенә йомырка сарысы сөртеп чыгабыз. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 25-30 минут кызарганчыга кадәр пешерәбез.

  10. Өстәлгә яшелчә һәм үләннәр белән бизәп бирәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100