Камыр көпшәкләндергеч (рецепт)
Лаеш районының Сиңгел авылында яшәүче Альмира Миңнуллинадан камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) рецептын тәкъдим итәбез. "Кул астыгызда разрыхлитель булмаган чак була. Әйдәгез узебез өй шартларында ясыйбыз", - ди Альмира ханым.
Коры савытка 12 аш кашыгы он, 5 аш кашыгы сода, 3 аш кашыгы лимон кислотасы салып яхшылап болгатырга.
Өйдә татлы ризыклар пешерү өчен рәхәтләнеп куллана аласыз.
Өйдә татлы ризыклар пешерү өчен рәхәтләнеп куллана аласыз.