news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камыр эчендә жульен

Бүген камыр эчендә жульен пешерергә тәкъдим итәбез.

news_top
Камыр эчендә жульен

Жульен өчен: камыр, гөмбә, суган, каймак, сыер мае, тоз, тәмләткечләр, сыр.

Гөмбәне һәм суганны ваклап турыйбыз.Суганны сыер маенда кыздырып алабыз, гөмбә кушабыз, салмак утта 15-20 минут пешерәбез. 

Тоз һәм тәмләткечләр сибәбез, каймак өстибез һәм тагын 3 минут пешерәбез.

Камырны җәябез (кыстыбый камыры), тәлинкә ярдәмендә түгәрәкләр кисәбез, эчлек салабыз һәм үзебезгә охшаган формада кәрзиннәр ясыйбыз.

Эченә бераз гына сыер мае салып, кәрзиннәрне уылган сыр белән каплыйбыз. Кызган мичтә пешерәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар