Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камыр эчендә чәчәкле кәбестә рецепты

news_top_970_100
Камыр эчендә чәчәкле кәбестә рецепты
Гөлүзә Василова

Камыр эчендә чәчәкле кәбестә рецептын тәкъдим итәбез. Матур булсын өчен чәчәкле кәбестәне бертигез кисәкләргә бүләргә.

Кайнап чыккан тозлы суга кәбестә кисәкләрен салырга һәм уртача утта 5 минут тирәсе пешерергә, аннары дуршлагка салырга һәм суынганын көтәргә.

Шул арада камыр (кляр) әзерләргә. Моның өчен, йомырка, он, тоз, борыч салып яхшылап болгатырга. Камыр шактый куе булырга тиеш. Һәр кәбестә кисәген камырга манырга һәм табада үсемлек маенда кыздырырга.

Әзер кәбестәләрне кәгазь сөлгегә салырга, артык майлары шунда сеңә. Табынга сарымсаклы соус белән бирергә мөмкин.

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100