news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камыр баса торган җайланмага кысылган кыз иңбашыннан кулсыз калган

27 яшьлек хатын-кыз үзенең саксызлыгы аркасында имгәнгән булуы ихтимал.

news_top

Алтай өлкәсенең Бийск шәһәрендә пекарняда эшләүче 27 яшьлек хатын-кызның кулы камыр баса торган җайланмага кысылып калган. Аны коткару эшләрен видеога төшереп алганнар. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

22 мартта имгәнгән пекарня хезмәткәрен коткару өчен җайланманы бөтенләй сүтәргә туры килгән.

Якынча версия буенча, 22 мартта иртәнге сигезләр тирәсендә 27 яшьлек хатын-кыз камыр баса торган җайланмага кулын тыга. Бу хатын үзенең саксызлыгы аркасында имгәнгән булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Коткаручылар аппаратны тулысынча диярлек сүткәч кенә, хатынның кулын механизм эченнән тартып чыгара алган.

27 яшьлек кызның кулын табиблар саклап кала алмаган. Имгәнгән уң кулны иңбашыннан диярлек ампутацияләргә туры килгән. Хәзерге вакытта бу хатын хастаханәдә ята, аның гомеренә куркыныч янамый.

Алтай өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе тикшерү эшләре башлаган. Алар предприятиедә иминлек кагыйдәләре үтәлешен тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар