Лаеш пляжы Татарстанның башка 9 пляжы арасында гигиена нормаларына туры килми дип танылды. Бу турыда «Кама ягы» район басмасы хәбәр итә.
«Мондый мәгълүматны Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә бирделәр. 6 июльдә Лаеш, Нурлат, Мамадыш, Лениногорск, Бөгелмә, Кама Тамагы, Мөслим пляжларында су сыйфаты мониторингы нәтиҗәләре буенча гигиена нормаларына туры килмәү ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә якын арада бу пляжларда су коенуны тыю турында такталар урнаштырылачак», диелә бу хәбәрдә.