news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиева Япониядә турнирда катнашырга җыена дигән хәбәрне кире кактылар

news_top

Фигуралы шуу остасы, Казанда туып үскән Камилә Вәлиева Япония башкаласы Токиода «Челленджер» сериясе турнирында катнашырга ниятли, хәзерге вакытта спортчы нейтраль статус бирелүен көтә, дип «РИА Новости» хәбәр иткән иде.

Соңрак хәбәрне кире кактылар. Россиянең фигуралы шуу остасы Камила Вәлиева Япониядә узачак Challenger Kinoshita Group Cup турнирында катнашырга җыенмый. Бу хакта 4 августта спортчының тренеры Светлана Соколовская хәбәр иткән.

«Япония турында беренче тапкыр ишетәм. Безнең турнирларга бәйле башка планнар бар», – дигән ул ТАСС агентлыгына.

  • Токиода турнир 2026 елның 4–6 сентябрендә узачак.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар