
Фигуралы шуу буенча юниорлар арасында дөнья чемпионы Камилә Вәлиева тренерлык эшчәнлеге алып бару турында сорауга җавап биргән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Ниндидер укучыларым булсын өчен мин әлегә профессиональ карьерамны тәмамламыйм. Бу – булыр, җитәрлек тәҗрибә туплармын, әлбәттә, тиешле белемем булыр, дип өметләнәм. Һәм без моның буенча төгәл эшләячәкбез», – дигән Камилә Вәлиева.
Шула ук, 19 яшьлек спортчы киләчәктә үзен тренер буларак күрүен, бу эшчәнлекнең аңа ошавын әйтте.
Искәртеп үтик, 2021 елда спортчының каныннан алынган допинг-проба уңай чыкты. Шуннан соң өчен МОК Камилә Вәлиеваны 4 елга ярышлардан читләштерде. Дисквалификация срогы 2025 елның 25 декабрендә чыга.