Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиева мәхәббәт турындагы клипта төп рольдә төшкән

news_top_970_100
Камилә Вәлиева мәхәббәт турындагы клипта төп рольдә төшкән
Абдул Фархан

Фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары чемпионы Камилә Вәлиева яшь җырчы Ваня Дмитриенко клибында төшкән. Бу хакта Камилә социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. 

«Искиткеч көн. Ваняның командасына яңа тәҗрибә өчен зур рәхмәт. Роликның тизрәк чыгуын көтәм», – дип язган ул. 

Өзекләреннән күренгәнчә, клип мәхәббәт турындагы җырга төшерелгән. Анда Камилә төп рольне уйный. Ваня Камиләнең өенә килеп, чәчәкләр бүләк итә, кабат яшь пар йорт түбәсендә җылы итеп аралашып утыра, көлешә-көлешә, сабын күбеге очыра. 

Клипта Камиләнең яраткан шпиц токымлы эте – Лева да төшкән. «Лева да үз ролен шәп уйнады», – дип язып куйган Камилә. 

 

Фото: © Камилә Вәлиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100