news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиева фанатлары биргән уенчыкларны кая куя?

news_top
Камилә Вәлиева фанатлары биргән уенчыкларны кая куя?
"Татар-информ" архивы

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева фанатлары бүләк иткән уенчыкларны мәчеткә тапшырачак. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Россия чемпионатыннан соң 20ләп пакет уенчык җыелган. Бу уенчыкларны Камилә Красноярск Җәмигъ мәчетенә тапшыруын әйткән.

Камилә Вәлиева telegram-каналында язганча, уенчыкларны аңа Кытайдан да, Мәскәүдән дә бүләк иткәннәр, Красноярскида да биргәннәр.

«Сезнең мәхәббәтне әйләнә-тирәдәгеләр белән дә бүлешергә уйладым. Ярдәм иткән өчен рәхмәт белдереп, башлаучы спортчыларга бирдем, күбрәк өлешен Красноярск Җәмигъ мәчетенә тапшырдык», – дип яза Камилә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар