Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиева: «Бу көн мәңгегә күңелемдә калачак»

news_top_970_100
Камилә Вәлиева: «Бу көн мәңгегә күңелемдә калачак»
"Татар-информ" архивы

Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева 6 февральнең үзе өчен истәлекле көн булуы һәм бу көнне гомерендә дә онытмаячагы турында сөйләгән. Бу хакта спортчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза. 

«Узган ел бу көнне Пекиндагы Олимпия уеннарында команда турнирының кыска программасында чыгыш ясаган идем. Әлеге чыгышым өчен миңа 90,18 балл куйдылар. Бу  – Олимпия уеннары тарихында яңа рекорд булды.

Ул чыгышым һәм әлеге көн мәңгегә күңелемдә калачак. Тулы видео белән уртаклашам», – дип яза Камилә. 

Камиләнең посты янында төрле илләрдә яшәүче фанатлары меңләгән комментарий калдыра.

«Кадерле Камилла! Бу прокат безнең күңелләрдә дә мәңге сакланачак. Чөнки синең чыгышларны оныту мөмкин түгел! Бу спорт төренә мәхәббәтең һәм кешеләрне яратуың өчен рәхмәт сиңа. Сиңа терәк булган тренерың, әниеңә зур рәхмәт. Син бу дөньяны матурлауга үзеңнән зур өлеш кертәсең»;

«Төркиядәге фаҗига һәм афәтле хәлләргә кармастан, әлеге видео минем кәефемне күтәрде, елмаерга мәҗбүр итте»;

«Синең чыгышны караганда сулыш алырга да куркып торасың. Алга таба да уңышлар сиңа»;

«Бу чыгышны беркайчан да күз яшьләрсез карап булмас. Олимпиададан соң ничә тапкыр карадым. Искиткеч матурлык, грация һәм җиңеллек сирпелә синнән. Сокланам»;

«Тарихта мәңгегә калачак легендар чыгыш!» – дип язалар алар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100