news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиева белән Алинә Заһитова дусмы?

news_top
Камилә Вәлиева белән Алинә Заһитова дусмы?
"Татар-информ" архивы

Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева Олимпия чемпионы Алинә Заһитова белән мөнәсәбәтләре һәм үзенең иң якын кешесе турында сөйләгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Дуслык турында сәер сорау… Без Алинә белән яхшы аралашабыз, тик, минемчә, моны дуслык дип әйтеп булмый. Мин Алинәне бик хөрмәт итәм. Ул – минем өчен чын үрнәк һәм спортта кумир. Минемчә, дуслык бөтен кеше өчен дә мөһим. Тормышны дусларсыз күз алдына китереп булмый.

Минем өчен иң якын кеше кемме? Иң-иң якын кешем – әлбәттә, әнием. Мин аның белән дөньядагы бар әйбер турында сөйләшә алам. Әни тәүлегенә 24 сәг минем белән була. Ул миңа һәрчак һәм барысында да ярдәм итә», – ди Камилә U-Magazine басмасына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар