news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиеваның 4 яшендә беренче тапкыр чыгыш ясаган видеосы чыкты

news_top
Камилә Вәлиеваның 4 яшендә беренче тапкыр чыгыш ясаган видеосы чыкты

Фигуралы шуу буенча Россия спортчысы Камилә Вәлиева телеграм каналында үзенең иң беренче чыгышын урнаштырган. 

«Барысы да менә шулай башланды. 30 май, 2010 ел. Казан. Беренче ярышлар», – дип язып куйган ул. 

Телеграм каналны укып баручылар Камиләнең ул вакытта ук бик җитди һәм сәләтле булуын билгеләп үткәннәр. 

«Нинди матур кыз. Кечкенә йолдызчыгыбыз. Синең бу тырышлыгың юкка булмаган», «Кечкенә кызчык планетаның иң яхшы фигуристкасы булып үсеп җитте», - дип язганнар һәм спортчыга алга таба да зур уңышлар теләгәннәр.

Ул вакытта берәрсе 4 яшьлек татар кызчыгы Камиләнең тагын 12 елдан Пекиндагы Олимпиадада бөтен дөньяны шаккатырачагын уйладымы икән?

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар