news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллиннан Корбан гаете вәгазе: «Коръән сорауларга да җавап бирә»

news_top
Камил хәзрәт Сәмигуллиннан Корбан гаете вәгазе: «Коръән сорауларга да җавап бирә»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Барча галәмнәрне юктан бар кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләп торучы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Безне хак юлга күндерүче, барчаларыбызга иң күркәм үрнәк булучы, сөекле, нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа ﷺгә, барлык сәхәбәләренә күңелләребезнең түрләреннән чыккан сәламнәребез, салават-шәрифәләребез һәм һәртөрле изге догаларыбыз ирешсә иде.

Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә өметләнүче мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне динебезнең иң күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

Җәмәгать! Корбан гаете – Аллаһка якынаю бәйрәме ул. Корбан чалып, без, пәйгамбәр Ибраһим галәйһисәлам кебек, Раббыбызның сынауларына һәм әмерләренә буйсынуны күрсәтәбез. Корбаннан мохтаҗларга, туганнарга, күрше-күләнгә өлеш чыгарып, Аллаһыга биргән нигъмәтләре өчен шөкер кылабыз.

Корбан гаете хаҗ гыйбадәтләре белән дә бәйле: ул хаҗның тәмамлануын хәбәр итә. Татарстаннан иң бәхетле дин кардәшләребез хәзер изге җирләрдә. Хаҗлары кабул булсын! Ә безнең өчен – хаҗга бармаган мөселманнар өчен - тәкбир-тәшрик көннәре бара. Алар кичә, Гарәфә көнендә башланган иде һәм 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә барлык фарыз намазларында, сәлам биргәч, тәкбир әйтергә кирәк.

Кардәшләребезнең тагын бер өлеше - махсус хәрби операциядә. Җиңү көнендә Нәзарәт делегациясе алар янына барып кайтып, күчтәнәчләр һәм сәламнәр тапшырды. Корбан гаете өч көн дәвам итә, шуңа гает уңаеннан да, анда барып, корбаннар чалдырып һәм корбан ашлары уздырып кайтырга исәплибез. Батырлар бәйрәм дими, ял дими безнең иминлек сагында тора. Дөньяда сугышлар тынмаган чакта үзебезнең илдәге тынычлык аеруча кадерле.

Бигрәк тә ут астында мөселман илләре булуы йөрәкне әрнетә. Дошман каршысында алар берләшә белмәде. Ни гаҗәп: дошман өчен мөселманнар – бар да бер, мөселманнар үзләре исә бер-берсеннән читләшә. Һәм монда зур бер гыйбрәт бар!

Әгәр кемдер Гарәп ярымутравына төпсез нефть коесы итеп кенә карый икән, ул нык ялгыша. Якын Көнчыгыш – ул Җир шарының үзәге, кешелек дөньясы яратылган җир, Аллаһының бөтен пәйгамбәрләре, Изге Китаплары, өч дине җибәрелгән җир... Дәҗҗал дә шунда киләчәк, Гайсә галәйһисәлам дә шунда кайтачак. Аңлаган кешеләр аңлый: дошманга нефть кына түгел, ә кешеләрнең җаннары һәм рухлары кирәк! Дәҗҗал кешелек тарихында иң зур фетнә чыгарачак, һәм күп халык, ялганны хактан аера алмыйча, аңа ияреп, Кыямәт көнендә харап булачак. Шул исәптән мөселманнар да! Алар арасында да Дәҗҗалны танымаучылар булачак. Ни өчен? Чөнки иман зәгыйфьләнә, гыйлем китә. Бу фетнә шулкадәрде көчле булачак, хәтта галимнәр аңардан куркып: «Раббым, безне аны күрүдән сакла», - дип дога кыла.

Газиз кардәшләр! Бу һәлакәт адашудан булачак. Һәм аннан бер генә котылу чарасы бар. Нәрсә ул? Хәзер сөйлим.

«Тормышта ничек кенә авыр булса да, кеше өчен Аллаһының Сүзе һәрчак өстен булырга тиеш»

632 елда, кичәге кебек Гарәфә көнендә, ягъни Корбан гаете алдыннан, Гарәфә үзәнлегендә сөекле Пәйгамбәребез ﷺ үзенең соңгы хушлашу вәгазен сөйли. Һәм анда Рәсүлебез ﷺ бүгенге көн өчен бик әһәмиятле бер нәсихәт әйтә:

«Мин сезгә Аллаһның Китабын калдырам. Аңа ныклап ябышып тотынсагыз, мин киткәч, миннән башка да юлдан язмассыз». Һәм бөтен халык алында өч тапкыр кабатлый: «Я Аллаһ, шаһит бул - мин бу сүзләрне өммәтемә җиткердем һәм алар кабул иттеләр. Шаһит бул! Шаһит бул!».

Җәмәгать, мөселманнар бүген ни өчен бүленде һәм безне һәлакәттән нәрсә коткара ала дигән сорауга җавап – шушы сүзләрдә: өммәтебез Коръәнгә ябышу урынына аннан ерагая. Безне ике дөньяда коткаручы – Коръән. Менә без бүген Корбан бәйрәменә җыелдык. һәм аны Ибраһим галәйһисәлам белән бәйле, дидек. Ул безгә зур бер үрнәк күрсәтә: тормышта ничек кенә авыр булса да, кеше өчен Аллаһының Сүзе һәрчак өстен булырга тиеш. Ә Аллаһының Сүзе – ул Коръән. Ибраһим галәйһисәламне Раббыбыз ничек кенә сынамый: ул берүзе патшага һәм кабиләсенә каршы чыга, аны утка салалар, хәтта улы Исмәгыйль галәйһисәламне корбан китерергә кушалар. Ләкин Ибраһим һәр сынаудан разый булып, Аллаһының ярдәменә тәвәккәл кылып, Аңа буйсына һәм тугры кала. Корбан гаетенең асыл мәгънәсе шунда. Бүген, өйләребездә, кулларыбызда хәтта телефоннарыбызда Коръән була торып, Аллаһының Сүзенә иярү бармы?

«Барыгыз да Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз»

Бүгенге вәзгыятьне Пәйгамбәребез ﷺ чорында булган бер вакыйга бик яхшы тасвирлый. Мәдинәдә Әүс һәм Хәзрәҗ дигән ике кабилә 120 ел буе дошманлашып яшәгән. Ә Коръәнгә иман китергәч, алар дошманлыкларын читкә куеп, бер-берсен якын кардәш итеп күрә башлыйлар. Шактый вакыт үткәннән соң, боларның араларына Шаш ибн Кайс исемле бер кяфер керә һәм ике кабиләне бер-берсенә каршы тагын котырта башлый. Ул яшь бер егеткә кычкырып шигырьләр укырга куша, ә шигырьләрдә - җаһилият заманында бер кабиләнең икенчесен җиңүе мактала. Иске хәтирәләр һәм йөрәкләрдәге яралар яңара, шырпы сыман кабынып, тавыш зурга китә, Әүсләр һәм Хәзрәҗләр тагын коралланып кара-каршы сугышка чыга. Моны ишетеп, Рәсүлебез ﷺ кабиләләрне аеру өчен алар янына ашыга. «Туктагыз, сезнең хакта щундый аять була торып, сез ничек сугыша аласез», - дип, ул сугышны туктата. Бәләсезме нинди аять?

«Барыгыз да Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз. Аллаһның сезгә биргән нигъмәтен истә тотыгыз. Сез дошманнар булган чакта, Ул күңелләрегез арасында өлфәт бердәмлек барлыкка китерде, һәм сез Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз. Янә сез Ут упкынының ярында торганда, Ул сезне коткарды. Аллаһ аятьләрен сезгә шулай бәян итә, бәлки, сез һидаять итәрсез» («Әлү Гыймран» сүрәсе, 103 аять).

Әүс һәм Хәзрәҗләрнең хатасы нидә була? Алар Коръәнне онытып, шигырьгә иярә һәм нәтиҗәдә җаһилияттәге хәлгә тәгәрәп төшә язалар. Шигърият дип мин сәнгатьне атамыйм. Шигырь ул «шигарь» – «лозунг» сүзеннән килеп чыккан. Матур сүз артына яшеренеп, кешеләрнең хисләре белән уйнап, туры юлдан яздыручы өндәүләр. Элек гарәпләр шигырьләрне шул максатта язган. Ә бүген аларны социаль челтәрләр, интернет, телевидение алыштырды... Халык, Аллаһының Китабын һәм Хак сүзләрен онытып, акны карадан аера белми башлады, кем матуррак сөйли, шуның артыннан иярә. Аллаһының матур сүзләрен тыңламыйча, намуссыз кешеләрнең матур сүзләренә ышана! Нәтиҗәдә фетнәләр чыга, җәмгыятьләр коткыга бирелә, ялган мәгълүмат тарала, халыклар таркала һәм үз башлыкларын дошманга сата, дәүләтләр бөлгенлеккә төшә. Күпме мөселман илләренә матур шигарьгә «төрелгән» бомбалар ташланды?! Ә башкалар шуны куәтләп кул чапты, чөнки хакны белми һәм ялганга ышана. Әле өстәвенә мөселманнарны террористлар дип атый. Коръәндә бу хакта беләсезме нәрсә әйтелә?

«Аларга Җирдә бозыклык кылмагыз!» – дип әйткәч, алар «Без бит тәртип кенә урнаштырабыз», - диләр» («Бәкара» сүрәсе, 11 аять).

Үзләрен алга киткән дип санаган җәмгыятьләр Коръән буенча яшәгән халыклардан «артта калган» дип көләләр – менә шул турыда бу. Азгынлык аларда - кеше хокукы һәм прогресс, ә тыйнаклык - кимчелек итеп бәяләнә. Җәннәтне комфорт белән алыштырмакчы булалар. Яманны игелек диләр, ә кешеләрнең коткаручысы Коръәнне киресенчә золым итеп күрсәтәләр. Ялганны вәсвәсәгә төреп бирәләр. Вәсвәсә – ул шайтан коткысы, «соблазн», «сомнение». Кеше гыйлемле булмаса һәм Коръәнне белмәсә, вәсвәсәгә бирелә.

«Коръән – мәңгелек, бердән-бер камил һәм хатасыз Китап»

Динебездә итәгать итү – тыңлау, иярү дигән төшенчә бар. Колакка нидер керсә, йөрәккә дә үтеп керергә мөмкин. «Информационная гигиена» дигән төшенчә юктан барлыкка килмәген бит. Кешеләрнең йөрәкләрендә бүген нәрсә генә юк! Коръән юк! Ә Коръән – авыру калебкә һәм тәнгә шифа, тынычлык бирүче. Коръән булмагач, кешеләр томан эчендә яшәгән сыман яшиләр: барган юлларын күрмиләр, тегеннән-моннан нидер ишетәләр - ә кем тавышы икәнен белмиләр, абыналар, адашалар, котыралар, өметләрен югалталар, чиргә сабышалар...

Болганчык һәм буталчык заманда хакны ялганнан аеру бик кыен, ә фетнә чыгару һәм пычрак тарату бик җиңел. Бер мизгел җитә! Алдау һәм кеше котырту өчен бүген бар да бар: мессенджерлар, социаль челтәрләр, ясалма фәһем... Бүген бер төрле язалар, иртәгә (кемгәдер шулай кирәк булса) – баштан аякка әйләндереп сөйли башлыйлар. Коръән генә – мәңгелек. Бер генә хәрефе һәм өтере үзгәрмәгән, бер генә хатасы булмаган, кешелек тарихында бердән-бер камил Китап ул. Мөселманнар Аллаһының барлык Изге Китапларына ышана: Муса галәйһисәламгә Тәүрат иңдерделде, Давыд галәйһисәламгә – Зәбур (Псалтырь), Гайсә галәйһисәламгә – Инҗил. Ләкин кешеләр аларны үзләренә кирәккәнчә үзгәртә. Ә Коръәнне Раббыбыз, вәзгыять нинди генә якка ауса дә, үзгәрүдән Үзе сакларга вәгъдә иткән:

«Һичшиксез, Коръәнне без иңдердек һәм Без аны саклыйбыз» («Әл-Хиҗр» сүрәсе, 9 аять).

Аллаһ Үзенең Китабын 1394 ел элек иңдереп бетерде. Бу вакыт эчендә кешелек үз башыннан ни генә кичермәде, дәүләтләр барлыкка килде һәм үлде, халыклар юкка чыкты, хакимнәр һәм заманнар үзгәрде... Ә Коръән, Аллаһ вәгъдә иткәнчә, бернигә карамыйча үзгәрмәде.

Коръәндә генә хаклык бар, җәмәгать! Дөньяны һәм сәясәтне дә аңлыйсыгыз килсә, кешелекнең чын тарихын беләсегез, фәннәрне өйрәнәсегез, дөреслекне беләсегез килсә, Коръән укыгыз һәм мәгънәсенә төшенегез. Ул бөтен сорауларга да җавап бирә. Бу дөньяда аңа тиң бер генә китап һәм гыйлем дә юк. Аллаһ әйтә бит:

«Әгәр дә Пәйгамбәргә иңдергән нәрсәдән шикләнсәгез, сез дә аңа охшаш берәр сүрә (уйлап табып) китерегез һәм Аллаһтан башка шаһитларыгызны чакырыгыз, әгәр (фикерләрегезгә) тугры булсагыз! Әгәр инде башкара алмасагыз, - ә сез моны беркайчан да башкара алмаячаксыз, - кяферләргә әзерләнгән, ягулыгы кешеләр һәм ташлар булган Уттан куркыгыз» («Бәкара» сүрәсе, 23-24 аятьләр).

Пәйгамбәребезне ﷺ хәзер дә гаепләүчеләр бар: янәсе, Коръәнне ул үзе уйлап тапкан. Ләкин, Аллаһ вәгъдә иткәнчә, әле беркем дә Коръәнгә тиң бер генә сүрә дә, аять тә уйлап таба алмады. Чөнки бу мөмкин түгел! Тел ягыннан да, мәгънә ягыннан да кеше акылы мондый китапны иҗат итә алмый. Коръән – кабатланмас. Ул – могъҗиза. Мисал өчен «Кадер» сүрәсен алыйк. Анда Коръән теленең математик төгәллеге күренә. Бу сүрәдә – 30 сүз, һәм Коръәндә дә 30 җүз. Бу сүрәдә – 114 хәреф, һәм Коръәндә – 114 сүрә. Бу сүрәдә القدر сүзе 5нче, 10нчы һәм 12нче булып килә, һәм бу саннарны кушсаң, 27 килеп чыга. Ә Кадер кичәсе Рамазан аеның 27нче киче булып килә. Әле бу Коръәннең нәфис телен генә күрсәтә.

Тагын бер мисал, Корбан гаете турында «Кәүсәр» дигән сүрә бар.

Мәгънәсе: «Һичшиксез, Без сиңа Кәүсәрне (ягъни муллык, җәннәттәге елга, ике дөнья шәрәфе, Коръәнне, пәйгамбәрлекне) бирдек. Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал. Һичшиксез, сиңа ачу тотучы үзе бөтен хәерләрдән мәхрүм ителгән».

Бу - Коръәннең иң кыска сүрәсе. Ләкин аның эчендә дә математик могъҗизалар яшеренгән. Ул 10 сүздән тора. Иң еш очрый торган хәреф – Әлиф – 10 тапкыр очрый. Бер генә тапкыр очраган хәрефләр - унау. Һәр аять «ра» хәрефенә тәмамлана, ә ул – әлифбада унынчы. Гомумән, Коръәндә «ра» хәрефенә беткән сүрәләр – унау. Иң соңгысы – «Кәүсәр». Ни өчен ул ун саны белән шулай тыгыз бәйләнгән? Чөнки зөлхиҗҗә аеның унынчы көне – ул Корбан гаете.

Ә күпме анда фәнни ачышлар һәм гаиптән хәбәрләр! Эмбриология һәм анатомия, география, геология, физика, астрономия һәм башка фәннәрне тирәнрәк аңлыйсыгыз килсә, Коръән укырга кирәк.

«Коръән – «укырга» дигән сүздән»

Социаль челтәрләр һәм телевизор карап утырган өчен, репост һәм лайк өчен безгә ярты савап та язылмый, ә менә Коръәнне укыган өчен әҗер бирелә. Һәр укылган хәреф өчен – савап! Уйлап карагыз әле: әлиф дип уку ун хәерле гамәл кылуга тиңләнә. Хәтта укыганда хата җибәргән өчен дә Аллаһ безгә савап яза! Кыенлык белән, туктый-туктый, авырлык чигеп укыганга күрә, мәшәкатьленгәне өчен, кешегә ике әҗер бирелә. Юккамыни Мәрҗани хәзрәтебез һәр көн саен өчәр җүз укыган, ягъни бер ай эчендә Коръәнне өч тапкыр хәтем кылган – тулысынча укып чыккан.

Коръән Кыямәт көнендә безнең өчен шәфәгать кылучы, Аллаһыдан безнең гөнаһларны гафу итәргә сораучы да булачак. Бу хакта Габдулла бин Гамердән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылына, Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:

«Ураза һәм Коръән (Хисап көнендә) кол өчен шәфәгать итәчәк. Ураза әйтер: «Йә, Раббым! Мин аңа көндезен ашарга һәм нәфес теләкләрен үтәүгә киртә булдым. Минем шәфәгатемне кабул ит!» Һәм Коръән әйтер: «Мин аның төнлә йоклавына киртә булдым, минем шәфәгатемне кабул ит!». Һәм алар шәфәгать итәрләр» (Мүснәд Әхмәд, 6626).

Җәмәгать, шәфәгать алу – зур бәхет ул. Дөнья мәшәкатьләре белән без аның кадерен уйламыйбыз гына. Ә Аллаһ каршына баскач, без ярдәмгә бик мохтаҗ булачакбыз. Ләкин Кыямәт – ул шундый хәтәр көн, анда хәтта аналар үз балаларын онытачак. Һәркемнең үз хәле хәл булачак. Һәм һәркем үз гамәлләре белән бергә-бер калачак. Менә ни өчен без Пәйгамбәребез Мөхәммәдне ﷺ яратабыз – шушы куркыныч вакытта ул барлык мөселманнар өчен Аллаһыдан гафу сораячак. Һәм уйлап карагыз: шушы шәфәгать өстенә тагын бер шәфәгать булырга мөмкин – әгәр дә исән чакта Коръән укыган булсагыз.

Чынлыкта, шәфәгать кылу хакы тагын Коръән-хафизларга – Китапны яттан белүчеләргә дә вәгъдә ителгән. Җәбир радыйаллаһуганһу Рәсүлебезнең мондый сүзләрен риваять итә:

«Кем Коръәнне яттан белсә һәм аның буенча гамәл кылса, рөхсәт ителгәнне һәм тыелганны үтәсә, шуңа гаиләсеннән 10 кеше өчен шәфәгать кылу хакы биреләчәк» («Шугайб әл-Иман», Әл-Бәйхакый, хәдис 2693).

Ягъни Җәннәт ияләре буласыбыз килсә, я үзебезгә хафиз булырга, я (үзебез булдыралмасак) балаларыбызны хафиз итеп үстерергә кирәк. Менә хәзер үзегез өчен сорау куегыз әле: Җәннәтләрдә кемнәр белән очрашасыгыз килә? Һәм күңелдән ун кешелек исемлек төзегез. Төзегез дә гаиләгездә бер хафиз тәрбияләүне максат итеп куегыз.

«Татарлар – Коръәнгә хезмәт итүче халык»

Бүген татарлар арасында хафизлар бик аз. Ләкин революциягә кадәр алар күп булган. Коръәнне яттан белү татар хәзрәтлере өчен бүгенге тел белән әйткәндә «маст-хэф», «базовый минимум» булган. Шуңа күрә татарларны «Китаплы халык» дип йөрткәннәр. Милләтебез үзенең яшәү мәгънәсен Коръәнне саклау, өйрәтү һәм өйрәнүдә күргән. Ул Коръәнгә чын мәгънәсендә хезмәт иткән. Быел Габдулла Тукайның тууына 140 ел. Аның «Китап» дигән шигыре бар. Совет чорында бу әсәрне китап уку турында дип өйрәткәннәр. Чынлыкта ул – Коръән турында. Үзегез карагыз:

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —

Шул вакытта мин кулыма Китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам...

Бүген дә милләтебез Коръәнгә бихисап хезмәтләр куя. Күп кенә гыйлемнәр югалса да, әкренләп без аларны торгызабыз, хафизлар тәрбиялибез, Коръәнгә кызыксыну уятабыз, аны рус һәм татар телләренә тәрҗемә итәбез, бастырабыз... Россиядә чыккан мүсхәфләр арасында Казан басмалары гына халыкара стандартларга туры килә. Безнең тәҗрибәне хәзер чит илләрдә дә файдаланалар, безнең кулъязма Коръәнне эталон дип атыйлар.

Әле кемдер белмәсә, белсен: 2015 елдан бирле Болгарда һәм «Кол Шәрифтә» Коръән бертуктаусыз хәтем кылына. Һәм бүген, Корбан гаете көнендә Болгардагы хәтемгә 4 000 көн тулды. Уйлап карагыз әле: бер генә көнгә дә тынмыйча, безнең хафизлар бер-берсен алыштырып, бертуктасыз Коръән укыйлар. Безнең Болгарда 4 000 көн булса, Абу Дабида 19 ел, ә Истанбулда ул 4 гасыр буена тынмый. Нигә кирәк бу, диючеләргә хәдис бар:

«Аллаһы Тәгалә Коръән сәбәпле кавемнәрне күтәрә, һәм калганнарының дәрәҗәсен төшерә» (Сахих Мөслим, 817).

Республикабыз күп авырлыклар кичерсәдә, 2015 елда Коръән хәтем кылына башлаганнан соң ул чит илләрдә Россиянең мөселман үзәге булып танылды!

- Бу вакыт эчендә 243 яңа мәчет төзелде;

- Болгар ислам академиясе эшли башлады;

- Ислам финанслары федераль күләмгә чыкты;

- Казанда эшләнгән хәләл стандартлары дәүләт тарафыннан кабул ителде һәм 23 илдә танылды.

Бөтен казанышларны саный китсәң, туктап булмас... Ә икътисадны карасак, күпме үсеш, күпме дәүләт башлыгы Казанны күреп китте... Бу уңышлар – Коръәнне хәтем кылу сәбәпле генә түгел, әлбәттә. Ләкин хәдистә әйтелә:

Әбү Һурайра радыяллаһу ганһе әйтә: «Чынлыкта, Коръән укылса, йорт анда яшәүчеләргә иркенәя, анда фәрештәләр килә, шайтаннар исә аны калдырып китә, һәм өйнең хәере күбәя» (Мәүкуф хәдис, Мүснәд Әд-Дәрими, 3302).

«Коръәннән соң кешелеккә башка Изге Китап иңмиячәк»

Газиз милләттәшләрем! Шундый бер гыйбарә бар:

«Өммәтне башында нәрсә үзгәрткән булса, шул аның ахырын да үзгәртер».

Икенче төрле әйткәндә, кешеләрне җаһиллектән Коръән арындырды, Кыямәттә дә аларны Коръән генә коткарыр. Бу һәртөрле җәмгыятькә һәм милләткә кагыла. Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителгәннән соң нинди үсеш китә! Хәзер дә иман милләтебезне алга этәрә һәм киләчәктә дә үстерәчәк кенә. Татарларны бетүдән шул гына коткара ала. Коръән – милләтебезнең рухи нигезе. Шуңа күрә: «Барыгыз да Аллаһның арканына ныклап ябышыгыз һәм аерылмагыз», дигән аять татар халкының кан тамырларында агарга тиеш.

Җәмәгать, таркаулык аркасында милләтебез тарихта бик күп тапкырлар ялгышлар ясады һәм харап булды. Таркаулык бүген өммәтебезгә дә хас. Һәм күрегез мөселман илләре бүген нинди хәлдә һәм нинди басым астында. Чөнки азатлык байлыкка карап кына бирелми. Халыкны богауларга мөмкиннәр, ләкин аның рухы һәм иманы нык булса, аны сындырып булмый. Милләт байлыгын югалтырга мөмкин, ләкин рухын һәм иманын җуйса гына, ул колга әйләнә. Коллыктан һәм сазлыктан, шушы тирән баздан чыгу өчен, аркан кирәк. Ул аркан – Коръән. Аңа ике куллап һәм йөрәк белән ябышсак кына, Аллаһның яраткан халкы булырбыз.

Коръәннән соң кешелеккә башка Изге Китап иңмиячәк. Аллаһ безгә әйтәсе Сүзләрен әйтеп бетергән инде. Алда безне Кыямәт кенә көтә. Без – ахыр заман чорында яшибез. Аның билгеләре – күз алдында. Коръәнгә таяныйк.

Раббыбыз чалган корбаннарыбызны, биргән зәкят-сәдакаларны, кылган игелекләрне, укыган догаларыбызны кабул итсен! Бәйрәм белән!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар