news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллиннан гает вәгазе: «Рамазан аеннан соң да нәфестән көчлерәк булыйк»

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза гаете вәгазен Биектау районы Айбаш авылында тарихи агач мәчеттә сөйләде.

news_top
Камил хәзрәт Сәмигуллиннан гает вәгазе: «Рамазан аеннан соң да нәфестән көчлерәк булыйк»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сәламләү сүзләрен җиткергәч, мөфти иң элек Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Ураза гаете белән тәбрикләүләрен укыды. Аннан аның чыгышы мөселман сугышчыларына сәлам һәм Ватан өчен дога белән дәвам итте.

«Ураза гаете уңаеннан аерым котлауларны махсус хәрби операциядә хезмәт итүче кардәшләргә юллыйбыз. Аларга үзебезнең ихлас сәламнәребезне җибәрәбез һәм бәйрәм белән котлыйбыз. Мөхтәрәм батырлар! Без сезнең өчен һәрвакыт догада, безгә гаетне тыныч күк астында каршыларга мөмкинлек биргәнегез өчен зур рәхмәт! Раббыбыз сезне дошманнан сыендырсын, Үзенең киң рәхмәте белән сезне якласын һәм җиңү белән туган якларга кайтырга насыйп итсен», – диде мөфти.

«Рамазанга кадәр без нәфес колы идек, ә хәзер – ирекле!»

Гает вәгазе нәфес белән көрәш турында булды. Камил хәзрәт Сәмигуллин башта нәфеснең нәрсә икәнен аңлатты.

«Ураза гаете – ул нәфесне җиңү көне. Без ай буе ураза тотып, нәфес, мин-минлек һәм кирәксез теләкләр белән көрәштек. Аларны буйсындырырга һәм үз башыбызга үзебез хуҗа булырга тырыштык. Рамазанга кадәр без нәфес колы идек, ә хәзер – ирекле! Бу бик зур казаныш, чөнки нәфес – кешенең иң олы дошманы»

Кешенең фитрасына Аллаһка табыну ихтыяҗы салына. Нәрсә ул фитра? Ул - адәм баласының табигый үзлеге, асылы, сущность. Ягъни бала туганда ук иманлы булып туа, Раббыбызга ышана. Тәрбия нәтиҗәсендә иман көчәергә яки бетәргә мөмкин. Ләкин фитрага салынган табыну ихтыяҗы беркая югалмый. Аллаһка табынмаса, кеше барыбер башка ниндидер әйбергә яки кешегә табына башлый. Һәм гадәттә ул нәфес була. Кешеләр йөрәкләренә «мин» дигән пот куялар да шуңа табына башлыйлар!».

«Тарихка күз салсак, татар халкын нәфес күп тапкырлар харап итә»

Мөфти сүзләренчә, кеше, нәфескә бирелеп, иң беренче чиратта үз-үзенә зыян сала. Ул татар әдәбиятыннан мисаллар китерде.

«Хәтерлисезме Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәрен? Язучы аны «Бер мәхәббәт тарихы» дип атый. Чынлыкта ул – бер нәфес тарихы. Беренче карашка повесть - Закир исемле малайның үз атын үлеп яратуы турында. Ләкин ахыр чиктә Закир аттан бигрәк үзен яраткан булып чыкты. Чөнки тай аның үзе аркасында, нәфесе һәм дуамаллыгы аркасында үлә. «Мин-минлекне» җиңә алмыйча, сабантуй чабышында беренче киләм дип, Закир Алмачуарын бик каты чаптыра, камчы белән кыйный. Җитмәсә, казыйның карары белән килешмичә, үзенең сүзе сүз булсын дип, аның яңагына суга. Закир атны чабыштан соң кинәт кенә туктата - ачуыннан шулкадәрле кызган була, шулай эшләргә ярамаганлыгын оныта! Ахырдан беренче урынны Закирга бирәләр, ләкин бу бәхет озакка сузылмый: Алмачуар чабыштан соң «эче янып» үлә. Әсәрдә нәфесен тыялмаган геройларны Аллаһ җәзалый. Тормышта да шулай: кеше ачудан үзен-үзе белештермичә, бик күп хаталар эшли дә аннан үкенә. Ярый да аларны төзәтеп булса, ә төзәлмәслек булса? Ачу һәм нәфес – акылның дошманнары. Кызган кеше – исерек кеше инде ул.

Тагын бер нәфес тарихы турында «Идегәй» дастаны сөйли. Алтын Урда ни сәбәпле таркала? Аксак Тимер җимергәнгә генә түгел, ә Идегәй һәм Туктамыш хан үзара «власть» бүлешкәннәре аркасында! Әйе, Идегәй дәүләтне туплап тоту өчен бик күп тырышлыклар куйган. Ләкин чын нияте шул идеме соң? Шул булса, Туктамыш ханга каршы тәхет өчен сугышыр идеме? Юк, әлбәттә. Дәүләт һәм халык иминлеге хакына, нәфесен читкә куеп, хан белән бердәмлектә хезмәт итәр иде. Юк, ханга баш иясе килмәгән! Ахыр чиктә җиңү Идегәйгә дә, Туктамышка да түгел, ә Аксак Тимернеке була: Алтын Урда таркала. Менә нәфес нинди афәтләр китереп чыгара!

Тарихка күз салсак, татар халкын нәфес күп тапкырлар харап итә. Чөнки бердәмлек урынына бездә - көнчелек һәм хөсетлек. Миннән узучы булмасын, янәсе. Татар башын татар ашар дигән сүз шуннан килеп чыккан бит инде.

Кызган чакта, ачу чыкканда сабыр итү бик авыр. Ләкин белмәгәннәр өчен генә. Белгәннәр өчен җиңел ул.

Күп кеше үзен үпкәләткән кешегә дәшми калуны җиңелү дип саный. Ләкин киресенчә: җавап кайтармыйча, син аңардан үзеңнең өстен булуыңны күрсәтәсең, аның түбән дәрәҗәсенә төшмисең. Юк-барга ачуың килә икән, димәк, син үзең дә – вак кеше. Ә менә нәфесен, мин-минлекне җиңә алган кешедән дә хәтәррәк беркем юк! Һәм Аллаһ каршында да аның дәрәҗәсе бик зур. Сабыр төбе – сары алтын, дип юкка әйтмиләр», – диде Камил хәзрәт.

«Һәркем үзенә сорау куйсын: кем мин – этме, арысланмы?»

Мөфти вәгазьне бер риваять белән дәвам итте.

«Рәсүлебез ﷺ сәхабәләре белән утырганда, алар янына бер кеше килә дә, Әбү Бәкер (радыйаллаху ганһүне) сүгә һәм кимсетә башлый. Әбү Бәкер дәшми. Теге адәм һаман яман сүзләр әйтә - Әбү Бәкер түзә. Ахыргы сүз аны аеруча каты кимсетә, һәм шул чакта Әбү Бәкер җавап кайтара. Хак гаделлек шикелле! Ләкин пәйгамбәребез генә шуннан соң торып чыгып китә. Ни өчен? Ул Әбү Бәкергә болай ди: «Ул сине сүккән вакытта күктән бер фәрештә төште һәм аның сүзләрен инкяр итә башлады. Ә син аңа каршы сүз әйтә башлагач, яныңа шайтан килде. Шуңа күрә мин синең яныңда утырмадым», – диде. Күрәсезме, дәшмәгән кешенең яклаучысы булып Аллаһның фәрештәсе тора икән. Дәшмәгез – югыйсә иң зур яклаучысыз калачаксыз.

Шуңа күрә кеше сүзенә ачу килгәндә, аңа җавап кайтарганчы, һәркем үзенә сорау куйсын: кем мин – этме, арысланмы? Нәфесең көчлерәк булган саен, син - эт чутында. Арысланнар гына – нәфесләренә хуҗа», – диде ул.

Нәфеснең җиде дәрәҗәсе

Вәгазьдә әйтелгәнчә, бөек имам Газали рәхмәтуллаһи галәйһи нәфесне җиде дәрәҗәгә аерып күрсәтә:

Иң түбән дәрәҗә һәм иң көчле нәфес – ән-нәфс әл-әммәра, ягъни әмер итүче нәфес.

Икенче дәрәҗә – нәфс-әлләвәмә. Ләвәмә – шелтә, тәнкыйть дигән сүз. Әгәр дә кеше гөнаһ кылганнан соң, вөҗдан газабы кичерә икән, димәк, ул икенче дәрәҗәдәге нәфескә ия

Өченче дәрәҗәдәге нәфес - нәфс әл-мүлһәмә. Илһам бирүче нәфес. Кеше үкенеп кенә калмый, ә Аллаһның истигфарына ирешү өчен хәерле гамәлләр кыла. Нәфесе аны шуңа илһамландыра.

Нәфеснең дүртенче дәрәҗәсе – нәфс әл-мутмәйннә. Бу сүз имин дигән тамырдан ясалган. Ягъни борчулардан имин булган нәфес.

Бишенче дәрәҗәдәге нәфес - нәфс әррадыя. Аллаһтан, Аның тәкъдиреннән һәм Аның биргәннәреннән разый булган нәфес.

Алтынчы дәрәҗәдәге нәфес - нәфс әл-мәрдыя. Аллаһның разыйлыгына ирешкән нәфес. Бу - нәфс әррадыяның икенче төсмере. Нәфес Аллаһтан разый булу белән, Аллаһ Үзе дә бу нәфестән разый була башлый

Һәм иң югары дәрәҗәдәге нәфес - нәфс камилә, икенче исеме - нәфс сафийә. Камилеккә ирешкән җан. Аны фанилык бөтенләй кызыксындырмый, ул бу дөньядан ваз кичкән. Ул бөтен булганы белән - җаны-тәне, акылы белән - бары тик гыйбадәттә. Ул бүгеннән үк Ахирәт белән яши. Бу дәрәҗәгә ирешкән кешегә Аллаһның без белмәгән серләре чишелә, ди Камил хәзрәт.

Нәфесне ничек тәрбияләргә?

«Мондый югары рухи дәрәҗәләргә кадәр ничек үсәргә соң? Иң беренче чиратта шуны аңларга кирәк: нәфес – тәкәбберлектән. Әгәр дә кеше нәфескә чикләр куймаса, ул үзен башкалардан яхшырак һәм югарырак итеп куя башлый

Менә кайсыгыз, икенче һәм өченче дәрәҗәдәге нәфес турында ишеткәч, җиңеллек белән сулап куйды: «миннән түбәнрәк кешеләр дә бар икән әле», дип үзен тынычландырды? Тәкәбберлек менә шушыннан башлана. Икенче-өченче дәрәҗәдә булса да, ул шуның өчен нәфес тә инде – безне котырту өчен. Мин теге кешедән яхшырак, бу кеше миннән түбәнрәк, дип үзегезне харап итмәгез. Аллаһ теләсә, иң түбән кешене дә гафу кылып, Үзенең Җәннәтләренә кертер. Һәм Ул – безнең барыбыздан да Гадел! Без берни белмибез, Ул гына йөрәкләрдә булган яшерен әйберләрне белә.

Шуңа күрә нәфесне тәрбияләү өчен тагын бер шарт - калебтә ихласлык булырга тиеш. Тәкәбберлек белән яки рия өчен, нәфесне канәгатьләндерү өчен игелек кылуның әҗере юк. Игелек кылу - ураза шикелле, ул Аллаһ һәм синең арадагы бер сер. Сер сакланса, Яралтучыбыз әҗерләрен арттырып бирер. Шуңа күрә ихласлык – ул динебезнең бер нигезе.

Нәфесне җиңү өчен дә иман һәм гыйбадәт кенә җитми, ә ихсан, ихласлык кирәк икән! Игелекләр, кушканга түгел, кеше мактасын дип түгел, ә чын күңелдән, яратып кылынырга тиеш. Бирелеп кылганда гына, кеше үзенең нәфесен дә ишетми, фанилыкны да оныта, иманның татлылыгын да тоя башлый.

Ураза гаетенә нәфесебезне җиңеп кердек - Рамазан аеннан соң да нәфестән көчлерәк булыйк. Алда - Шәүвәл ае уразасы. Нәфес белән көрәшүне дәвам итү өчен менә дигән форсат!

Шушы алты көн уразаны гает узгач та тоташтан яки ай дәвамында аерым-аерым тотсаң да ярый», – дип сөйләде мөфти.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар