Камилә Вәлиеваны Мәскәү аэропортында чәчәкләр һәм оркестр белән каршы алдылар
Рейсны күчерү сәбәпле, озак көтүгә карамастан, Камилә Вәлиеваны аэропортта күпсанлы җанатарлар, журналистлар каршылады.
Пекиндагы Олимпия уеннарыннан кайтучы Камилә Вәлиеваны Мәскәүнең Шереметьево аэропортында каршы алдылар.
Башта самолет сәгать өчтә Шереметьевога утырырга тиеш иде. Аннары рейсны күчерделәр. Әмма шулай булуга карамастан, Вәлиеваны аэропортта күпсанлы җанатарлар, журналистлар каршылады. Фигуралы шуучыны «Без синең белән, Камилә», «Горурланабыз», «Син — иң яхшысы!» кебек плакатлар, чәчәкләр, алкышлар һәм оркестр белән каршыладылар.
Журналистлар Камилә Вәлиева белән сөйләшергә теләгәннәр иде, әмма спортчының алар белән аралашырлык хәлдә түгел иде.