Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиева «Валерьевна» йөрсә дә, чынлыкта әтисе Равил исемле татар

Фигуралы шуу буенча Россия спортчысы Камилә Вәлиеваның туганнары сүзләренчә, Камиләнең әтисе Валерий түгел, Равил исемле хәрби татар кешесе. Бу хакта алар «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Камилә Вәлиева «Валерьевна» йөрсә дә, чынлыкта әтисе Равил исемле татар
Абдул Фархан/архив

Википедия һәм массакүләм мәгълүмат чараларында Камиләнең әтисенең исемен Валерий кызы дип язганнар. Бу мәсьәлә буенча спортчының туганнарына — Камиләнең дәү әтисе Әнвәрнең апасына һәм аның ире Фариз Гыйззәтуллинга мөрәҗәгать итеп, ачыклык керттек.

— Алсу кемгә кияүгә чыккан иде? Камиләнең әтисе кем? (Алсу — Камилә Вәлиеваның әнисе — ИТ).

— Равил исемле хәрби кеше иде ул. Монда кайтканы булды. Равил исемле, фамилиясен белмим.

Ә нигә Валерий дип язалар?

Анысын белмибез.

— Равил татар егете идеме соң?

— Татар егете. Камилә, Алсу белән аралашалармы, юкмы — белмим. Бер кызыбызның туена кайтканнар иде. Төгәл, тәртипле кеше иде.

— Ә нигә Алсу белән тора алмадылар икән?

— Анысын белмим. Безнең малай аның белән аралаша. Равил Кырымда тора, — диде Камиләнең дәү әтисе Әнвәрнең апасының ире Фариз Гыйззәтуллин «Интертат»ка һәм блогер Фагыйлә Шакировага.

Туганнары әйтүенчә, Вәлиева — Камиләнең әнисе Алсуның кыз чагындагы фамилиясе.

Камилә Вәлиеваның туганнары белән репортаж «Интертат» электрон газетасында иртәгә чыгачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100