news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Камилә Вәлиева Татьяна Тарасованы елаткан

Камилә рекордлар аның өчен гадәти күренешкә әверелмәвен әйтте.

news_top
Камилә Вәлиева Татьяна Тарасованы елаткан

Таллинда фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында «фантастик чыгыш белән» Камилә Вәлиева атказанган тренер Татьяна Тарасованы елаткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Камилә кыска программада 90,45 балл җыеп, хаталар ясамыйча чыгыш ясап, чираттагы дөнья рекордын куйды.

«Камилә бүген гениаль чыгыш, шаккаткыч элементлар күрсәтте. Күз яшьләре чыгарлык булды, тагын да яхшырак булмастыр», — дип сөйли Тарасова.

Камилә үзе исә рекордлар аның өчен гадәти күренешкә әверелмәвен әйтте. «Бу баллар минем көн саен эшләвем юкка булмавын, яхшыруымны күрсәтә», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар